Ихтималлык
Ихтималлык — берәр вакыйганың чынлыкка ашуы мөмкинлегенең үлчәме (дәрәҗәсе). Берәр вакыйганың чынлыкка ашу нигезе капма-каршы нигезләрдән артып китсә, бу вакыйга ихтимал ителгән дип атала, киресенчә булганда - шикле вакыйга дип исәпләнә. Уңай нигезләрнең тискәре нигезләргә карата бәйләнеше төрле була алганга күрә ихтималлык үлчәме шулай ук зуррак һәм кечерәк була ала.
Ихтималлыкны өйрәнүче математика тармагы ихтималлык теориясе дип атала[1]. Ихтималлык теориясендә һәм математик статистикада ихтималлык төшенчәсе вакыйганың сан тасвирламасы буларак билгеләнә. Башкача әйткәндә, вакыйгалар күплегенең 0-дән 1-гә кадәр зурлыктагы үлчәме булып тора. 1 зурлыгы хакыйкый вакыйгага туры килә. Мөмкин булмаган вакыйганың ихтималы 0-гә тигез. Әгәр дә вакыйганың чынлыкка ашу ихтималы булса, аның чынлыкка ашмау ихтималы була. Мәсәлән, ихтималы берәр вакыйганың чынлыкка ашу ихтималының аның чынлыкка ашмау ихтималына тигезлеген аңлата.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ В. С. Соловьёв Вероятность // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Күплекләр үлчәме
- Базу
- Тулы ихтималлык формуласы
- Бернулли формуласы
- Шартлы ихтималлык
- Очраклы зурлык
- Очраклылык
- Монте-Карло методы
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|