Йога Мадһава Гыйбадәтханәсе, Сеттикере

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йога Мадһава Гыйбадәтханәсе, Сеттикере latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Йога Мадһаварайя гыйбадәтханәсе
Тумкур районында Йога Мадһава гыйбадәтханәсе (безнең эраның 1261 елы)
Тумкур районында Йога Мадһава гыйбадәтханәсе (безнең эраның 1261 елы)
Тумкур районында Йога Мадһава гыйбадәтханәсе (безнең эраның 1261 елы)
Ил Һиндстан
Төбәк / район Карнатака, Тумкур районы
Координатлары Калып:Coords
Дин Һинд дине
Төзелеш еллары ???—5-енче яки 6-ынчы гасыр

Һинд дине Ходае Вишнуга багышланган Йога Мадһава гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Карнатака штатында, Тумкур районында, Сеттикереда урнашкан.

Гыйбадәтханә планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сеттикереда Йога Мадхава гыйбадәтханәсе профиле


Сеттикереда Йога Мадһава гыйбадәтханәсенә алгы керү


Сәнгать тарихчысы Адам Һарди буенча, гыйбадәтханә безнең эраның 1261 елында (патша Нарасимха III хөкем сөргән) Хойсала Империясе офицеры тарафыннан төзелгән, ул планында өч "вимана"лы, үзәк изге урын ярым-йолдыз-сыман.
Ябык мантапаның (залның) һәр якта башка ике изге урын "ярым-вимана"лар булып торалар, әмма аларда манара юк. Бина материалы стеатит (сабын ташы).[1]

Гыйбадәтханәнең Хойсала архитектурасының барлык стандарт хасиятләре бар: ачык керү мантапа (мукһамантапа яки ишек алды), аннан соң тәрәзәләрсез ябык мантапа, сукһанаси (вестибюль) һәм гарбһагриһа ("sanctum").[2] Гыйбадәтханә "җагати"га күрә күтәрелгән дип күренә, ул бер метр биеклектәге платформада тора.[3] Сәнгать тарихчысы Жерар Фоекема буенча, өч "вимана" төзелеше буларак ул "трикута" планы итеп квалификацияләнә, гәрчә бары тик үзәк "вимана"ның өстендә гадәттә манарасы бар (ул "шихара" дип атала).

Гыйбадәтханәгә керү ачык баганалы ишек алды аша (мухамантапа), аннан соң ябык мантапа (яки наваранга).[4][5] Һарди буенча, гыйбадәтханәнең көнчыгыш ягында бераз соңрак өстәүләр күренә.[1] Ишек алдын һәр яктан ярым баганалар һәм парапетлар белән тотылып торган тенттан гыйбарәт.[6] Тәрәзәләре булмаган ябык зал "сукханаси" дип аталган вестибюль аша sanctum-га илтә. Вестибюльнең шулай ук "сукханаси" дип аталган манарасы бар, ул изге урын аша төп манараның озынайтылуы буларак күренә. Изге урынның эчке стеналары квадрат һәм гади, шул ук вакытта тышкы стеналар эдикула һәм пилястрлардан гыйбарәт декоратив рельеф өчен кулланган күпсанлы баткан һәм кабарынкы урыннар белән ярым-йолдыз сыман. Вестибюльнең тышкы стенасы шулай ук декоратив, әмма ачык күренә торган түгел, чөнки ул тышкы стена изге урынының кыска дәвамы кебек күренеп тора. Ябык залның түшәмен дүрт багана тотып тора, алар түшәмне тугыз бүлеккә бүлә.[7] Сәнгать тарихчысы Перси Браун буенча өстендә дүрт кысалы баганалар Кальяни Чалукья-Хойсаланың характеристик стилендә.[5]

Изге урын манарасы түбәсендә калаша, бу декоратив су чүлмәге сыман структура ул зур гөмбәз ("шлем") өстеннән куелган, ул гыйбадәтханәдә үлчәмнәре 2м x 2м булган иң зур сын булып тора.[8] Браун буенча манараның корылышы Хойсала сәнгатенең хасияте булып тора. Аның буенча "кабарынкы һәм батнкы формалары" белән изге урынның нигезенең йолдыз формасы бөтен манара буенча һәм "рифланылган эффект" бирә. Манара ярусларга бүләнгән һәм һәрбер манара биеклектә кими һәм ахырда зонтик сыман корылма була.[9]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Hardy (1995), p.343
  2. Kamath (1980), p.134
  3. Quote:"The Jagati serves the purpose of a pradakshinapatha (circumambulation) as the shrine has no such arrangement in Hoysala temples", Kamath (2001), p.135
  4. Foekema (1996), p.25
  5. 5,0 5,1 Brown in Kamath (1980), p.134
  6. Foekema (1996), p.24
  7. Foekema (1996), pp.21–22
  8. Foekema (1996), p.27
  9. Brown in Kamath (1980), pp.134–135

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Gerard Foekema, A Complete Guide to Hoysala Temples, Abhinav, 1996, New Delhi [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7017-345-0]]
  • Kamath, Suryanath U. (2001) [1980]. A concise history of Karnataka: from pre-historic times to the present. Bangalore: Jupiter books. OCLC 7796041
      . 
  • Adam Hardy, Indian Temple Architecture: Form and Transformation : the Karṇāṭa Drāviḍa Tradition, 7th to 13th Centuries, Abhinav, 1995, New Delhi, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7017-312-4]].