Казакъ акбашлы сыеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъ акбашлы сыеры latin yazuında])

Казакъ акбашлы сыеры (каз. қазақтың ақбас сиыры, рус. казахская белоголовая) — мөгезле эре терлекнең ит бирә торган токымы. XX гасырның 30–40 елларында Казакъ ССР, Оренбург һәм Волгоград өлкәрәнең хуҗалыкларында җирле казакъ һәм өлешчә калмык терлеген герефорд токымы белән кушылдырып барлыкка китерелгән. 1950 елда расланылган.

Төсе кызыл, төрле төсмерләре белән; башы, күкрәге, корсагы, аякларының аскы өлеше, койрыгының чугы ак төстә, кайвакыт җилкәсендә һәм койрык төбендә ак таплар очрыйлар. Җәен төк капламы кыска һәм шома, кышын хайваннар куе һәм озын йонлы булалар, кайберәүләре бөдрә йонлы. Үгезләрнең авырлыгы 850–1000, сыерларның — 500–550 кг. Тиз үсә торган терлек, 15–18 айга яшь терлек 450–470 кг авырлыгына җитә. Сугым чыгышы 55 % артыграк.

1985 елның 1 гыйнварда хуҗалыкларда 1453 мең баш бар иде. Казакъстанда, Түбән һәм Урта Идел буе төбәкләрендә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.