Казанның яулап алынуы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның яулап алынуы latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казанның яулап алынуы
Сурәт
Урын Казан
Вакыт мизгеле 1552
Башлану вакыты 2 сентябрь 1552
Тәмамла(н)у вакыты 13 октябрь 1552
Катнашучы(лар) Рус дәүләте һәм Казан ханлыгы
Карта
 Казанның яулап алынуы Викиҗыентыкта

Казанны камау һәм яулап алу — Иван IV Явызның 1552 елда Россия дәүләте чикләрен ныгыту һәм территориясен киңәйтү өчен яулап алу походларының берсе, ул Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәвенә чик куйган.

1552 елгы поход 1487, 1524, 1530 һәм 1550 елларда рус гаскәрләре ясаган бик күп камаулардан соң, исәп буенча бишенчесе була һәм, алга таба Әстерхан ханлыгын яулап алу өчен алшартлар тудыра, Түбән Идел буена юл ача.

1552 елгы Казанны алу өчен соңгы штурм уңышлы булып чыга, чөнки ул ныклап планлаштырылган һәм аны тормышка ашыру өчен рус армиясе дошманда булмаган, шушы чорның соңгы хәрби-инженерлык казанышларын кулланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]