Казан химия заводы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан химия заводы latin yazuında])

П.К. Ушков һәм К°ның Казан химия заводы - 1884 елда «П.К.Ушков һәм К°»сенең уртак пай нигезендә барлыкка килгән ширкәте. Идарәчеләре: И.П., А.И. һәм К.К. Ушковлар. Заводта күкташ (купорос) мае, сульфат, күкерт әчелеге һ.б. матдәләр җитештерелә. Эшчеләр саны 153 кеше (1902), 110 кеше (1913). Уртача көнлек эш хакы - 50 тиен (1902).[1] 1918 елның маенда милке Совет хакимияте карамагына күчә. 1920-еллардагы янгыннан соң ябыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История Казани в документах и материалах. XX век / Равил Әмирханов. — «Мәгариф» нәширяты. — ISBN 5-7761-1323-7.