Карате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Карате́ (әйтелә каратэ[1], от яп. 空手道, МФА [ka'ɽate]; каратэ-до: «буш кул юлы») — япон хәрби сәнгате.

Вазифасы – сугышканда дошманыңның, ярышларда исә көндәшеңнең һөҗүмнәреннән саклану, кирәк булган очракта, дөрес итеп җавап кайтара алу. Фәлсәфи яктан, карате үз тәнеңә үзең хуҗа булырга, аның белән идарә итәргә өйрәтә.

Советлар Союзына каратэның ничәнче елларда үтеп кергәнен төгәл генә әйтеп булмый. Берәүләр, алтмышынчы-җитмешенче елларда, диләр. Әмма, 1930 елларда ук НКВД каратэ белән таныш булган, диючеләр дә бар. Шунысы хак – халык каратэ турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белә башлады («Не бойся, я с тобой»). 1980 елларда каратэны өйрәтү һәм куллану закон тарафыннан тыелган була.

Кумитэ
Тамэсивари

Каратэда ун кью, ягъни разряд бар – шәкертләрнеке һәм осталарныкы. Аларның һәрберсе билгеле бер төс белән билгеләнә. Япониядә элек андый бүленеш булмаган, ак пояс кына кулланылган. Шуннан соң остаз шәкертенә билгеле бер вакыттан соң кара пояс биргән. Ләкин Европа халкының менталитеты башка. Аларга үзләренең нәрсәгә ирешкәнлекләрен белеп торырга кирәк. Шуңа күрә төсле пояслар системасы Европа кешеләре өчен кертелә. Хәзер инде бу Япониянең үзендә дә кулланыла. Һәрбер дәрәҗәнең үзенең таләпләре бар, син моңа әзерлегеңне күрсәтергә тиеш. Кара пояска имтихан тапшыру 7-8 сәгатькә сузыла, кайчакта хәтта берничә көн буе тапшыралар. Нинди разрядка икәнлегенә карап, осталыгыңны да күрсәтергә тиешсең. Кара пояска тапшырганда 20-30 кешегә каршы торалар.

Каратэның кагыйдәләре зур, авыр җәрәхәтләрдән сакларга ярдәм итә. Башка кул белән сугарга ярамый, аяк белән тибү исә шактый авыр һәм аннан саклану да җиңел. Аркага сугу тыела һәм башкалар.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]