Гүзәлия Гафурова
Күренеш
| Гүзәлия Гафурова | |
|---|---|
| Туган | 23 август 1992 (33 яшь) Казакъстан, Җамбыл өлкәсе, Кызыл йолдыз авылы |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | спортчы (карате-до) |
| Бүләк һәм премияләре | XVII Азиада алтын медале (2014) |
Гүзәлия Гафурова (каз. Гузалия Гафурова) – спортчы, карате спорты буенча дөнья (2012), Азиада (2014) һәм Казакъстан чемпионы. Дөнья кубогы (2014) һәм Азия кубогы көмеш медале иясе. Карате буенча Казакъстанның спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1992 елның 23 августында Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Кызыл йолдыз (каз. Қызыл жұлдыз) авылында туган.[1]. Н. Акшабаев исемендәге мәктәпне (2009) тәмамлаган.
Казакъстанның Тараз шәһәрендә инновация-һуманитар университетында (каз. Тараз инновациялық-гуманитарлық университеті) укый. Нур-Отан сәяси фиркасе әгъзасы (2014 елдан)
Спорттагы уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Стильле карате белән 12 яшьтән шөгыльләнә (тренеры Дәүләт Кусбеков (каз. Даулет Кусбеков).
- 2012 - карате-до буенча II халыкара ачык «Kazakhstan open 2012» турнирында 2- урын (
Төркиядән Хафса Шейдабурусуга оттыра) - 2012 – карате буенча дөнья чемпионаты (Париж,
Франция) - җиңүче - 2014 - халыкара турнирда (Бакы,
Әзербайҗан) - җиңүче - 2014 елда Тяньцзин шәһәрендә (
КХҖ) узган карате буенча дөнья чемпионнарының Кубогы ярышларында Казакъстанның такымы эчендә көмеш медаль ала.[2]
XVII җәйге Азия Уеннарында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2014 ел да (19.09. - 04.10.) Инчхон шәһәрендә (Көньяк Корея) узган XVII җәйге Азия Уеннарында (Азиада) җиңә (хатын-кызлар, кумитэ, 55 кг авырлыкта):
- чирек финалда Пегах Зангенехкаркутины (
Иран, 2012 елгы Азиада вице-чемпионы) – 5:2 - ярымфиналда Шри Шармини Сегаранны (
Малайзия) – 2:0 - финалда Тан Линпинны (
КХҖ, 2011 елгы Азиада вице-чемпионы) – 4:3
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Казакъстанның 2014 елгы «Иң яхшы спортчылары» исемлегенә керә.
- Җамбыл өлкәсе хакиме Кәрим Күкрәкбаев (каз. Кәрім Көкірекбаев) Г. Гафурованы 1 млн тенге бәяле сертификат белән бүләкли.[3]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Казакъстан карате-до федерациясе сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган
- Г. Гафурованың «Мой мир»дагы шәхси сайты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ «Ак жол» [[газета]]сы, archived from the original on 2015-01-08, retrieved 2015-01-08
- ↑ Литер газетасы(үле сылтама)
- ↑ Актау яңалыклары