Эчтәлеккә күчү

Карга күзе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карга күзе latin yazuında])
Карга күзе
Халыкара фәнни исем Paris L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон мелантичәләр[d]
Таксономик төр P. quadrifolia[d]
Җимеш төре җиләк[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 15[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 1[d]

 Карга күзе Викиҗыентыкта

Карга күзе (лат. Paris L., 1753[1][2]) — лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үсемлекләр ыругы.

30 га якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган.

Татарстан территориясендә бер төре — дүрт яфраклы карга күзе (P. quadrifоlia) үсә. Бөтен районнарда урманнарда, куаклар арасында очрый.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15-30 см биеклектә, озын, ак, шуышма тамырчалы үсемлек. Сабагы туры, гади. Яфраклары киң эллипссыман, челтәрсыман сеңерчәле, такыя рәвешендә урнашалар.

Бер чәчәге була, сабак очында, саргылт яшел төстә. Җимеше күп орлыкчалы күксел-кара җиләк, карга күзен хәтерләтә (исеме шуннан). Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамырчалардан үрчи, тамырында микориза хасил итә.

Карга күзе җимеше

Үсемлек составында гликозид, алкалоид, кумарин, сапониннар бар.

Карга күзенең чәчәге

Халык медицинасында яңа җыелган үлән төнәтмәсе туберкулёз, матдәләр алмашы бозылган вакытта кулланыла; җиләкләренең согы яра төзәтү чарасы булып тора.

Үсемлек тулысы белән агулы, тәмсез исле. Хайваннар ашамый.[3]