Катырган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катырган latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Катырган
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ribes uva-crispa L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон карлыган[d][1]
Таксонның халык атамасы Stachelbeere[2][3], Gooseberry[4], European gooseberry[5], Kruisbes[6], srstka angrešt[7], kruisbes[3], groseillier épineux[3], gooseberry[3], hillokarviainen[8] һәм огрозд
Җимеш төре җиләк[d]
Нәрсәнең чыганагы крыжовник[d] һәм gooseberry juice[d]
Бәя 7 $[9] һәм 2 $[10]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=31874[11]
Commons-logo.svg Катырган Викиҗыентыкта

Катырган — иртә язын ак, алсу чәчәк аткан һәм көрәнсу яшел төстәге әчкелтем җимеш биргән чәнечкеле куак.

Аның икенче исеме — «себер винограды». Крыжовник җимешләре — яхшы диетик продукт. Алар симергәндә, матдәләр алмашы бозылганда (бу очракта аны 1 ай буе көн саен 3 стаканга кадәр ашарга тәкъдим ителә) ярдәм итә. Шулай ук сидек куыгы, ашказаны-эчәк трак­ ты, йөрәк, бавыр авырулары, гиповитаминоз вакытында, кан тамырлары үткәрүчәнлеге артканда, азканлылык булганда файдалы. Күз күрү сәләтен яхшырту, шешләрне киметү, кан тамырларын ныгыту өчен кирәк. Крыҗов- ник иммунитетны күтәрә, организмнан авыр металл тозларын чыгара. Анда В группасы витаминнары, А, С, Е, РР витаминнары, фтор, кальций, калий, магний, тимер, күкерт, натрий, бакыр, йод, фосфор, молибден, никель, марганец элементлары, органик кислоталар бар.

Хроник эч кибү һәм азканлылыктан интеккән кешеләргә крыжовник төнәтмәсен эчү файдалы. 2 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы җиләк салып, сүрән утта 10 минут тотарга. Сөзәргә. Төнәтмәне суык килеш, ашаганчы, көненә 3 тапкыр чирек стакан күләмендә эчәргә кирәк.

Шикәр диабеты, бөер авырулары, энтерит, ашказаны һәм уникеилле эчәк авырулары белән интегүчеләргә крыжовник белән мавыгырга киңәш ителми.

Элекке заманда крыжовникны сәламәтләнү өчен түбәндәгечә куллан­ ганнар.

Колит, гастрит, энтероклит авырулары белән интегүчеләргә. 1 аш кашыгы җиләккә 1 стакан кайнар су салып, 10 минут сүрән утта кайнатканнар. Суытып сөзгәннәр. Төнәтмәне көненә 4 тапкыр чирек стакан күләмендә эчкәннәр.

Экземадан. 1 аш кашыгы җиләккә 1 стакан кайнар су салырга һәм 10 ми- I нут кайнатырга. Сөзеп суытырга. Төнәтмәне авыру урыннарга ышкырга.

Күз төбендәге кара көйгән (күгәргән) урыннарны дәвалау өчен, туң- дырылган җимешләрне бераз гына эретергә, тик алар салкын булып калырга тиеш. 1 минутка күз тирәсенә куярга. Аннан 1 минутка җылы сөткә манчылган кыяр куярга. Процедураны бер-бер атлы 4 тапкыр кабатларга.



  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. FloraWeb
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Бельгийский список видов
  4. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  5. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  6. Nederlands Soortenregister
  7. Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  8. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  9. https://archive.org/details/GeoDAikenmateri00GeoDB/page/5/mode/1up
  10. [Geo. D. Aiken materials]
  11. GRIN үсемлекләр таксономиясе