Келәүле вулысы
Келәүле вулысы | |
---|---|
Үзәк | Келәүле |
Халык саны | 4169 кеше (1890) |
Келәүле вулысы (тат. كىٰلەولىٰ (ﻱىٰلىزاۋىتىن) ۋولىٰسىٰ, рус. Клявлинская (Елизаветинская) волость) — Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.
Дала Дурасавы, Байтуган (Богырыслан өязе), Әбдекәй, Добрин, Спиридун, Схуднив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 4169 кеше яшәгән.[1] 1919 елга кадәр Елизаветин вулысы дип аталган. 1925 елда вулыс составына ТАССР составыннан Ерыклы авылы күчерелә. 1928 елда бетерелә.