Кеше ашказаны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кеше ашказаны
Өлеш желудочно-кишечный тракт[d]
Урынлашу корсак куышлыгы[d]
Кан килү right gastric artery[d]
Кан китү Right gastric vein[d]
Лимфа Celiac lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A05.5.01.001
FMA 7148

Ашказаны (gaster) – ул ашкайнату көпшәсенең капчыксыман киңәюе.  Азык ашказанында тоткарланып, анда ул үзләштерелә башлый.

Ашказанында 2 чит һәм 2 тишек бар.

·       Алгы тышча (paries anterior) алга һәм өскә юнәлгән.

·       Арткы тышча (paries posterior) артка һәм аска юнәлгән.

·       Зур кәкрелек (curvatura major) – алгы һәм арткы тышча тоташкан урын, кабарынкылыгы белән сулга һәм артка карый.

·       Кечкенә кәкрелек (curvatura minor) – алгы һәм арткы тышча тоташкан урын, батынкы урыны белән өскә һәм уңга карый. Кечкенә кәкрелекнең ашказанының дисталь очы янындарак почмак уемы (incisura angularis) бар.

·       Кардиаль тишек (ostium cardiacum) – үңәч ашказанына (T11) ачыла торган тишек. Ашказанының яндаш өлеше кардиа (cardia) дип атала.

·       Ашказаныннан чыгу тишеге капка тишеге (ostium pyloricum) (T12-L1) дип атала. Ашказанының яндан өлеше капка өлеше  (pars pylorica) дип атала.

·       Капка өлешен капка мәгарәсенә (antrum pyloricum) һәм капка юлына (canalis pyloricus) бүләләр.

·       Капка юлы капка (pylorus) белән тәмамлана.

·       Ашказанының кардиа тишегеннән сулда урнашкан кабарынкы өлеше ашказаны төбе (fundus gastricus) дип атала.

·       Ашказаны тәне (corpus gastricus) төп һәм капка мәгарәсе арасында урнашкан (аларның чиге почмак уемы булып тора).

Топография

Ашказаны эпигастрийда урнашкан, күп очракта урта сызыкның сул ягында.

·      Тулы ашказаны бавырның сул өлешенең аскы өслегенә һәм диафрагманың сул гөмбәзенә, сул бөергә һәм бөер өсте бизенә, талакка һәм ашказаны асты бизенә арттан тия.

·      Аркылы кыршау эчәккә һәм аның җыерчасына астан,

·      Алгы корсак тышчасына алдан һәм уңдан һәм кабыргаларга алдан һәм сулдан тия.

Ашказаны тышчасы

·      Лайлалы катлау

o  Буш ашказаны лайласы ашказаны җыерчаларын (plicae gastricae) ясый. Җыерчалар буйга кечкенә кәкрелек янында һәм башка ашказаны бүлекләрендә тәртипсез урнашкан. Ашказанының кечкенә кәкрелек янында урнашкан аралыгының бер өлеше ашказаны юлы (canalis gasticus) дип атала. Бу юл сыекчаны ашказанының капка бүлегенә тиз үткәрү өчен кирәк.

o  Лайла өстендә күпсанлы кечкенә уемнар бар – ашказаны чокырчыклары (foveolae gastricae). Монда ашказаны бизләре (glandulae gastricae) ачыла.

o  Капка тишеге янында әйләнмәле лайла җыерчыгы – капка калкачы (valvula pylorica) урнашкан, ул ашказанны нечкә эчәктән аера.

·       Лайла асты катлавы

·       Мускуллы катлау өч катламнан тора: тышкы буйлы катлам (stratum longitudinale), урта әйләнмәле катлам (stratum circulare) һәм эчке  кыек җепселләр (fibrae obliquae). Әйләнмәле катлам капка сфинктерын (m. sphincter pyloricus) капка белән нечкә эчәк тоташкан урында ясый. Капка калкачы да шунда урнаша; капка  сфинктеры кыскарганда ашказаны куышлыгын нечкә эчәк куышлыгыннан тулысынча аера.

·       Сүл асты нигезе.

·       Сүлле катлау.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.