Киндерле мәгарәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киндерле мәгарәсе latin yazuında])

Киндерле мәгарәсе - Көньяк Уралда озынлыгы буенча икенче урында торган мәгарә. Гафури районының «Җилем» табигать паркы биләмәсендә, Ташасты авылыннан 5 км ераклыкта Җилем елгасының уң як кушылдыгы Киндерле елгасының тамагында урнашкан.

Мәгарә югары Левон акшарларында өңелгән дүрт катлы горизонталь юллар галереялар системасын хасил итә. Мәгарәгә кергән урында 720 м² мәйданны боз катламы биләп тора, аның озынлыгы 720 м, калынлыгы 8 м га җитә. Боз өстеннән төрле кыяфәттәге сталагмитлар калкып тора.

Мәгарәнең гомуми озынлыгы 8130 м (шуның 230 м су астында), күләме 229600 куб.м, идәненең мәйданы 39400 кв.м., юлларның уртача киңлеге 5,4 м, биеклеге 7,1 м. Киндерле Уралның иң тирән мәгарәсе. Аның амплитудасы 215 м. Мәгарәгә керү урыны трапециягә охшаган.

Җирле халык бу мәгарәне тирә ягында киндер үскәнгә күрә Киндерле дип атаган. Мәңгелек бозлыгында җәен ит саклаганнар.