Кискеч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кискеч latin yazuında])
Кискеч
Сурәт
Энергия чыганагы кеше көче[d]
MCN коды 8205.30.00
 Кискеч Викиҗыентыкта
Корычтан ясалган агач кискече
Агачны бизәкләү кораллары

Кичкеч (ингл. chisel, рус. зубило) - металлны һәм ташны эшкәртер өчен сугып кисүче эш коралының исеме. Кискечнең сага (койрык) кыйсмына чүкеч, киянкә, шулай ук пневматик тапаучы һәм чабучы чүкечнең, бетонваткычның һәм перфораторның бәргече белән суккач, кискечнең кисү сыры эшкәртелүче матдәне кисеп яисә ватып, аңа тәэсир итә. Кискеч аерым бер корал була алган кебек, шулай ук берәр коралның (мәсәлән, һава яисә май коралларының) ярдәмче өлеше булып тора ала.

Кискечнең төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискеч, гомумән, кисеме түгәрәк, турыпочмаклык, овал яисә күппочмаклык булган озынча сөнге шәкелле була. Һава һәм май корал кискечләренең кисеме һәрвакыт диярлек түгәрәк була, койрыгы янында исә коралда кискечне беркетер өчен "итәге" бар, койрыкның кисеме - түгәрәк яки алтыпочмаклык. Кискечнең бер очы (эш кыйсмы) үткенләнә, койрыгы чүкеч белән яки коралның бәргече белән сугу өчен кулланыла.

Кискечнең кисү очы (эш кыйсмы) һәм койрыгы мотлака эсселек белән эшкәртелергә тиеш. Гомумән, кисү сырының катылыгы 54-58 HRC шартлы берәмлегеннән ким булмаска тиеш.

Кискечнең эшләү шартларына күрә корал түбәндәгечә матдәләрдән ясала:

Кискечне куллану шарталарына күрә төрле озынлыкта ясау мөмкин.

Кискеч төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискечләр эш кыйсмы буенча түбәндәгечә бүленә:

  1. Очлы, яисә сөнге башлы кискеч
  2. Тешле кискеч
  3. Көрәк башлы кискеч
Очлы кискеч Тешле кискеч Көрәк башлы кискеч
Файл:Kiskech5.png Файл:Kiskech2.jpg Файл:Kiskech4.jpg

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кискечләр (рус.)
  2. Һава коралларның өлешләре 2010 елның 1 декабрь көнендә архивланган. (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]