Эчтәлеккә күчү

Конкордия Гыйбадәтханәсе, Агридженто

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конкордия Гыйбадәтханәсе, Агридженто latin yazuında])
борынгы юнан храмы[d], гыйбадәтханә[1], хәрабәләр[d] һәм археологик урын[d]
Ил Италия
Урнашу урыны Италия, Сицилия, Агридженто
Төзелеш еллары ???—б.э.к. 440-430 ел

Конкордия Гыйбадәтханәсе (итал. Tempio della Concordia) ул Италиядә, Сицилиянең көньяк ярында Агриджентода (юнан телендә: Akragas) Валле деи Темпли (Гыйбадәтханәләр Үзәнендә) борынгы Грек гыйбадәтханәсе. Ул Сицилиядә иң зур һәм иң яхшы сакланган дорик стильдә гыйбадәтханә һәм гомумән бигрәк тә дорик стильдә иң яхшы сакланып калган Грек гыйбадәтханәләрнең берсе.

Гыйбадәтханәнең кат планы

Гыйбадәтханә безнең эрага кадәр якынча 440-430 елларда төзелгән булган. Алтыга унөч баганаларның яхшы сакланган перистазисы дүрт баскычның крепидомасында тора (үлчәмнәре: 39.42 x 16.92 м (129,3 футка 55,5 фут) һәм 8,93 м (29,3 фут) биеклектә. Селланың үлчәмнәре 28,36 метрга 9,4 м (93 футка 30,8 фут). Баганалар 6 м (20 фут) биеклектә һәм егерме флейта һәм гармонияле энтазис (баганаларның түбәләрендә тарая һәм уртада кубып тора) белән кисеп ясалган.
Ул якындагы Джуно гыйбадәтханәсе кебек таш кыяның тигез булмавын җиңеп чыгар өчен нык нигездә төзелгән. Ул шартлы рәвештә Рим гармония Алиһәсе Конкордия хөрмәтенә аталган.
Гыйбадәтханәне 6-ынчы гасырда христианнар базилика ясап куллана башлаганнар, ул Агридженто епископы тарафыннан Пётр һәм Павел апостолларына багышланган булган. Баганалар арасында пространство стена материалы белән тутырылган булган, бу аның классик Грек формасын үзгәрткән. Селла арасында бүлем булган төп бүлмә (анда борынгы заманда культ сыннары торырга мөмкин булган) һәм янәшәдәге бүлмә опистодомос җимерелгән булган һәм селла стеналары неф буйлап аркалар сериясенә киселгән булган. Христианнарның ремонты 1785 ел реставрациясе вакытында алып куелган булган. Башка чыганак буенча Торремуцца патшазадәсе алтарьны башка урынга күчерткән һәм 1788 елда классик бинаның реставрациясен башлаган.
2007 ел мәкалә авторлары буенча, ул "Парфеноннан кала, дөньяда иң яхшы сакланып калган дорик гыйбадәтханә".

  • Barone, P. M.; Graziano, F.; Pettinelli, E.; Corradini, R. Ginanni (2007). "Ground-penetrating radar investigations into the construction techniques of the Concordia Temple (Agrigento, Sicily, Italy)". Archaeological Prospection. 14 (1): 47–59. doi:10.1002/arp.300.
  • Standish, Frank Hall (1837). The shores of the Mediterranean. Edward Lumley. pp. 132–133.