Корека

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корека latin yazuında])
Корека
Карта
Ил Италия
Координатлар 39°5'4.96"тн, 16°5'15.79"кнч
Телефон коды 0982
Карта

Корека (итал. Coreca [ˈkorekɑː] (биредәге диалектта Корака яки Корика), ул Италиядә, Калабриядә, Косенца провинциясендә, Амантеа (муниципалитетының) "коммунасы"ның "фракция"се, ул Кампора Сан Джованни янында урнашкан.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чикләр һәм территория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корекадан көнбатышта Тиррен Диңгезе һәм көньякта Амантеа шәһәре, анда чик Кампора Сан Джованнида башлана. Территория күбесенчә ташлы борыннан тора һәм шәһәр үзәге тигезлектә урнашкан. Анда шулай ук калкулыклы өлкә һәм киң пляжлар керә. Климат типик рәвештә Урта Диңгез климаты, аның хасияте йомшак һәм дымлы кышлар, коры һәм җилле җәйләр һәм кояшлы көннәр проценты күп була.

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корекада һәм якындагы Кампора Сан Джованнида беренчел байлык чыганагы туризм һәм кунакханә секторы, ул манзаралы яр буена күрә үсеш алган: Корека Рифлары популяр булып тора, аларның фотосурәтләрен 1960-ынчы еллардан бирле төшергәннәр һәм аларны һәвәскәр радистлар кулланган. Шулай ук ризык, йорт җиһазлары һәм машиналар җитештерелә торган кечкенә фабрикалар бар.

1950-енче елларда Корека

Авыллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 еллардан бирле Корека территориясе түбәндәге авылларга бүленгән:

  • Формичике
  • Джаскогне (биредәге диалектта Juascugnu)
  • Гротте (биредәге диалектта i Grutti)
  • Ла Пьетра (биредәге диалектта a Petraja)
  • Маринелла (2011 елдан бирле)
  • Олива (2011 елдан бирле)
  • Стриттуре (2008 һәм 2011 еллар арасында Кампора Сан Джованниныкы булган)
  • Сальто да Зита
  • Скольера

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманда, беренче Грек Коринф яшәүчеләре килгәч, алар урынны Κόρακας (Коракас) дип атаганнар, бу атама каргалар урыны дигәнне аңлаткан. Әмма төбәктә автоном кеше торак урыны булган, әмма порт белән тукталыш сыман урын булган, аның атамасы Рим заманаларында Агер Карикум булган һәм ул шулай кайбер карталарда унсигезенче гасыр башына кадәр билгеләнгән булган. Бу Темеза һәм Теринадан Эол Утрауларына таба тукталыш булган - чынлыкта утраулар Корека ярыннан 65 миля ераклыкта урнашкан. Агер Карикум Корика диалектында иске исем өчен чыганак булган. Урын гасырлар буена әйләнә-тирәне карау ноктасы булып тора, әмма үсми.

Халкы өлешчә 1800 елдан бирле якындагы авыллардан килгән гаиләләрнең токымы булып тора.

1943 елда, Корека шурадашлар операцияләрнең стратегик ноктасы булып торган, бигрәк тә Турриэллага рәхмәтле, бу гарәп-норман чыганаклы кальга, аны Англо-Американнар Морзе сигналлары бирү операцияләре өчен кулланган. Хәзерге вакытта хәрабәләр булган Тоннара капкасы стратегик әһәмиятле булган.

Илленче елларда эшсезлек һәм сугыштан соң булган мескенлек сәбәпле яшәүчеләр яхшырак тормыш өчен һәм аннары кайтыр өчен Венесуэлага барганнар. Алтмышынчы елларда Италиянең икътисади бумы һәм яңарышы сәбәпле Корека турист урыны һәм таш кыяларда привелегияле урнашуы өчен һәвәскәр радистлар өчен тартылу урыны булган.

1974 елның 20 маенда туризм сәбәпле, бу урын фракция статусына ия булган.

Иртә 1990 елларда Корека бөлә башлаган. Күп хезмәтләр булмау сәбәпле муниципаль башкала Кампора Сан Джованни сайланган. 2008 елда фракциягә муниципаль декрет буенча Маринелла, Олива һәм Стриттуре территорияләре кушылган һәм мәйданы буенча 2,5 кв. км (0,97 кв. миля)дан 4 кв. км (1,5 кв. миляга) арткан.

Шәхси тапшыручы (Radio Coreca) шәхси тапшыруларның беренчесе булган, кыска вакыт булган һәм 1996 елда ябылган.

2013 елдан башлап, әкрен торгызылу башланган, моңа җирле яшьләр һәм мәдәни ассоциацияләр ярдәм иткән.

Һәйкәлләр һәм манзара урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрештәләрнең Изге Ана Гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә 1964 елның 1 октябренда яңартыла башланган.

Madonna degli Angeli мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның 2 апреленда авылның җәйге чаралары өчен үзәк мәйданы яңартыла башланган. Мәйданны 2013 елдан бирле җирле турист ассоциациясе чистарта һәм тәэмин итә.

Корека Мәгарәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Темезаның тимер рудниклары өлкәдә бик мәшһүр. Икенче Бөтендөнья Сугышы дәвамында алар биредәге яшәүче качкыннар өчен саклану урыны һәм аларны складлар итеп кулланган Британия-Америка гаскәриләре өчен кулланылган.

Корека Манарасы яки "Турриэлла"[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корека Манарасы Корека авылыннан төньякта, Тувуло калкулыгы авышлыгында урнашкан. Бу манара беренче катта өлешчә җимерелгән һәм берникадәр тарихи әһәмияте бар. Монда гарәпләр, соңрак норманнар һәм территориянең төрле җирбиләүчеләр булган, соңнан нацистлар һәм соңрак Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында Британия-Американ гаскәрләре булган. Туриэллага төньякта Тоннара юлы буенча һәм көньякта Маринелладан юл буенча барып җитәргә була.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]