Костюнькин вулысы
Костюнькин вулысы | |
---|---|
Үзәк | Костюнькин |
Халык саны | 5721 кеше (1890) |
Костюнькин вулысы (тат. كەستۈنكىن ۋولىٰسىٰ, рус. Костюнькинская волость) — Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек.
Сидилкин (Казан губернасының Чистай өязе), Смагин (Богырыслан өязе), Шонталы һәм Темәш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 11 торак пунктта 5721 кеше яшәгән.[1] ТАССР барлыкка килгәннән соң Богырыслан өязенә күчерелә. 1924 елда бетерелә, территориясе Шонталы вулысына кушыла.