Кояш Тимбикова
| Кояш Тимбикова | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Кояш Закир кызы Тимбикова |
| Туган | 16 ноябрь 1937 Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылы |
| Үлгән | 2004 Казан |
| Милләт | татар |
| Һөнәре | язучы, журналист, публицист |
| Бүләк һәм премияләре | Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре |
Кояш Закир кызы Тимбикова (Тимбәкова) — татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.
Кояш Тимбикованың йөрәге 2004 елда тибүдән туктый. Кабере Чистай районы Иске Роман авылында.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.
70-80 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут»һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978) һәм археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980), замандашларының мораль–этик проблемаларын күтәргән «Кышкы талпыну» (1987), «Табылдык хатлар сере» (1992), «Дулкын баласы» (1997), «Ярлар биек» (1985) кебек повестьларын иҗат итә, «Карахмәт маҗаралары» (1989) исемле юмористик хикәяләр җыентыгын бастыра.
Язучының кырык елга сузылган иҗат гомерендә дистәдән артык китабы басылып чыга. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кояш Тимбикова КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, ә БАМны төзүчеләр (татарлар) турындагы документаль язмалары өчен Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты. 1976 елда ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә 1989 елда Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре.
Төп басма китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Зәңгәр күлмәк»: хикәяләр (1969)
- «Күңелләргә күләгә төшмәсен»: очерклар (1969)
- «Якты йолдыз»: очерк (1977)
- «Кайгы белән шатлык янәшә»: повесть, хикәяләр (1979)
- «Бәхет хакына»: очерклар (1981)
- «Тәңкәле тау»: повестьлар (1983)
- «Ярлар биек»: повестьлар, хикәяләр (1985)
- «Кышкы талпыну»: повестьлар (1987)
- «Карәхмәт маҗаралары»: хикәяләр (1989)
- «Тын бакчада»: повестьлар, хикәяләр, уйланулар (1990)
- «Табылдык хатлар сере»: повестьлар (1992)
- «Дулкын баласы»: повесть, хикәяләр (1997)
- «Уртак яр»: повестьлар, хикәяләр (2003)
- «Кышкы былбыллар»: хикәяләр (2007)
- «Тайна найденных писем»: эпистолярный роман (рус телендә, 1994)