Кузнечиха вулысы
Внешний вид
Кузнечиха вулысы | |
---|---|
Үзәк | Петропавловски, Кузнечиха |
Халык саны | 14977 кеше (1897) |
Кузнечиха вулысы (тат. كوزنىچىخا ۋولىٰسىٰ, рус. Кузнечихинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Рождествено, Хмелөвка (Самар губернасының Ыстарапул өязе), Йорткүл, Гусиха, Матак, Әлки һәм Юхмачы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 14977 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, күпчелек территориясе Ыспас һәм Әлки районнарына кушыла.