Куллама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куллама latin yazuında])
Куллама

итле ризык

авторлык
Үз исеме

Куллама

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • ит
  • пешерелгән салма
  • кишер
  • суган
  • укроп
  • шулпа
  • атланмай
  • борыч
  • тоз
Өстәмә

салма

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Куллама — татар халык ашларының оригиналь бер төре, беренче аш итеп тә, икенче аш итеп тә әзерләп була. Беренче аш итеп әзерләгәндә аерма бары тик шунда, анда шулпасы күбрәк булырга тиеш Куллама күрер күзгә аппетитны китереп торучы туклыклы ризык санала. Ул үтә тәмле, хуш исле булуы белән башка ризыклардан аерылып тора.

Куллама пешерү эшен нидән башларга?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куллама пешерү өчен симез ат (елкы), сыер яки сарык ите алына. Итне югач, сөягеннән аерып, берәр килограмм зурлы-гындагы кисәкләргә бүлеп, кайнап торган тозлы суда пешерәләр. Кайнап торган суга салсаң, итнең тәме шулпага чыгып бетми, эчендә сакланып кала. Пешкән итне шулпадан алып суыталар һәм аны юка һәм җепселләренә аркылы итеп ту-рыйлар.

Кайбер очракта куллама өчен кош (тавык, каз, үрдәк) ите дә файдаланырга мөмкин

Салма ясау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бодай камырыннан шактый эре (гадәттәгедән эрерәк) итеп салма ясала. Татар салмасын гадәттә камырдан баррмаклар ярдәмендә вак бака кашыгы (ракушки) рәвешенә китереп ясыйларСалманы кайнап торган тозлы суда пешереп алгач, юкә иләккә салып саркыталар. Атланмай сибеп болгаталар да пешкән һәм туралган ит белән катнаштыралар. Салма урынына эрерәк итеп, ромбик рәвешендә киселгән токмач та кулланылырга мөмкин.

Кулламаны әзерләүнең соңгы өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ит пешкән шулпаның өресен һәм бер өлешен аерып алып, аңа тәгәрмәчләп туралган кишер һәм суган, борыч, лавр яфрагы салып, 15—20 минут кайнаталар. Шулай хәзерләнгән шулпа ит белән катнаштырылган салма өстенә сибелә һәм өстен каплап парландырырга куела. Ит арасына бавыр һәм йөрәк өстәргә дә мөмкин.

Рецепт:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 кешелек хәзерләгәндә: 2,5—3,0 килограмм сөякле ит, 400—600 грамм пешерелгән салма, 400 грамм кишер, 200 грамм суган, укроп, 2 стакан шулпа (аш арты аш варианты өчен), 100 грамм атланмай, кирәк кадәр борыч һәм тоз алына.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]