Кумырса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кумырса latin yazuında])
Кумырса
Кушыла: Бимә
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 71,4 км²
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Удмуртия
Озынлык 16 km
Карта

, һәм

Кумырса — Татарстанда һәм Удмуртиядә елга, Бимә (Иж бассейны) елгасыныңы сул кушылдыгы.

Елга озынлыгы 16 км, бассейн мәйданы 71,4 км²[1]. Сарапул калкулыгында халык аз яшәгән урыннарда ага. Чыганагы Татарстанның Әгерҗе районындагы Яңа Чыкалды авылыннан көнбатышка таба 2,5 км ераклыкта урнашкан[2]. Көнчыгышка таба ага, урта өлешендә Удмуртиянең Кыяс районының көньяк читеннән Кумырса авылы яныннан уза (елганың бассейнында башка торак пунктлар юк). Түбәнлекләрдә кабат Татарстан чикләрендә ага һәм һәм Исәнбай авылыннан 1,5 км төньякка таба (агымы буенча түбәнрәк) Бимә тугаенда сул як кушылдыкка коя[3]

Төп кушылдык — Кече Кумырса (озынлыгы 7,1 км[4]), Кумырса авылы янында сулга коя[2].

Елганың тамак өлешендә Исәнбай — Кадыбаш автомобиль юллары кисеп үтә.

Гидрологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга катнаш, күбесенчә кар белән туклана. Ноябрь башында туңа, су басу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында тәмамлана. Тамагында уртача су чыгымы — 0,035 м3/с[5].

Бассейн территориясенең елга челтәренең ешлыгы 0,7 км/км², урманлылыгы 15 %. Еллык агым 105 мм, шуның 91 мм язгы ташуга туры килә. Гомуми минерализация 200 мг/л язгы ташуда 500 мг/л га кадәр [5].

Су реестры мәгълүматлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматлар буенча Чулман бассейны округна карый, елга су хуҗалыгы участогы — Иж елгасының башыннан елга тамагына кадәр, елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агиделгә койганга кадәр. Елга бассейны — Чулман[6].

Су объектының дәүләт су реестрындагы коды — 100101012111100027453.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Государственный водный реестр РФ: без назв., 28 км по лев. берегу Бимы.
  2. 2,0 2,1 Лист карты O-39-143 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  3. Яндекс.Карты (спутниковый снимок местности)
  4. Кумырсинка.Каталог топонимов РТ.
  5. 5,0 5,1 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  6. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.