Куявяк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куявяк latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәйгедә куявяк биюен башкаручылар.

Куявяк (пол. Kujawiak) — поляк халык биюе, чыгышы белән үзәк Польшаның Куяви өлкәсеннән[1]. Мазурка, оберек, полонез һәм краковяк белән бер рәттән поляклар милли биюләре төркеменә керә. Биюгә өч өлешле үлчәм[1], ирекле темп һәм тыныч, лирик музыка хас.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т.Ф. Яскольскийның "Бахорци көтүчеләре: Куяви тыныч тормышы" әсәренең баш бите.

Беренче тапкыр куявяк бию атамасы буларак Т.Ф. Яскольскийның "Бахорци көтүчеләре: Куяви тыныч тормышы" (пол. Pasterze na Bachorzy Sielanki Kujawskie) әсәрендә 1827 елда кулланыла[2]. Шулай да куявякның мазур биюеннән 1750-1830 еллар аралыгында килеп чыгышы фараз[3][4]. Күп композиторлар тарафыннан куявяк һәм оберек биюләренең ритмик һәм темп үзенчәлекләре берлектә генә күзаллана[5].

Жанр крестьян даирәсендә барлыкка килә, әмма соңрак поляк морзалары даирәсендә дә нык тамырлар җибәрә. Бию музыкасын фольклор экспедицияләрендә язалар һәм Куявяк җыентыкларында нәшер итәләр. Поляк морзалары арасында халык биючеләрен йортларга чакыру һәм алардан бию осталыгына өйрәнү гадәткә керә.[6] 1860-еллар азагында куявяк балларда биелә башлый һәм Варшава кебек зур шәһәрләрдә дә киң таралыш таба.[5] Жанр популярлаша, үзгәрә һәм башка ритмик алымнарны, хәрәкәтләрне үзенә кертә. XIX гасырның ахырында поляк милли биюе буларак дөньякүләм таныла.[7]

1990 елда Чеслав Сроканың "Поляк милли биюләре: типология" китабында биюгә тирән тасвирлама бирелә: хәрәкәтләре, адымнары, музыкаль бизәкләре һ.б. үзенчәлекләр ачыклана[5].

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минор шәкелендә иҗат ителү нәтиҗәсендә, куявяк жанрына сентименталь һәм мелонхолик музыка хас[8][9].

Биюнең кереш өлеше бер югарылыкта кабатланган һәм тизләнә төшкән ноталардан гыйбарәт; биючеләрне дөрес темпка хәзерләгән.[2] Музыка өч басымлы метрда языла һәм аның кисәкләре 2 дүрт тактлы тезмәләрдән тора, гадәттә, тезмәләрнең икенчесе киңеләйтелә һәм яңа басымнар белән үзгәртелә, доминанта гармониясендә тәмамлана.[8] Күпчелек очракта биючеләр кайбер тактлар темпын сузып (итал. tempo rubato), бию музыкасына үзгәрешләр кертә.

Куявякта кулланылган мазурка ритмы.

Куявяк музыкасы ансамбле ике скрипка, түбән тавышлы ике кыллы уен кораллы басыдан (пол. basy), кайбер вакытта кларнет, кече барабан (пол. a bebenek) һәм поляк сорнаеннан (пол. dudy) тора.[6] Скрипка төп көйне, басы аккомпанементны башкара, шулай да басы бәрмә уен коралы вазифасын башкарырга мөмкин.[2] Бүгенге көндә ансамбльдә флейта, аккордеон кебек уен кораллары да очрый.

Профессиональ музыкада кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Куявяк", Феликс Нововьевски, 1912 елда нәшер ителгән (хор өчен)
  • "Куявяк, ля минор", Һенрик Венявский, 1853 елда нәшер ителгән (скрипка һәм фортепиано өчен)
  • Фредерик Шопен мазуркалары: op.6 №4, op.30 №4 һәм op.41 №1

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Don Michael Randel. The Harvard Dictionary of Music. Harvard University Press. 2003. p. 449.
  2. 2,0 2,1 2,2 Kujawiak - Polish Music Center (en-US), Polish Music Center.
  3. D. Idaszak, Mazurek przed Chopinem [The Mazurka before Chopin], in: F.F. Chopin ed. Z. Lissa, Warsaw 1960, p. 246.
  4. L. Zienkowicz, Les Costumes du Peuple Polonais, Paris 1841, pp. 86-87.
  5. 5,0 5,1 5,2 kujawiak | Taniec Tradycyjny.
  6. 6,0 6,1 Dziewanowska, Ada. Polish Folk Dances & Songs – a Step by Step Guide. New York: Hippocrene Books, 1999.
  7. kujawiak | Taniec Tradycyjny.
  8. 8,0 8,1 Gorbaty, Jan. POLISH FOLK MUSIC AND CHOPIN'S MAZURKAS (Fall 1986).
  9. Pawlak, Aleksander. Folklor Muzyczny Kujaw [Musical folklore of Kujawy]. Kraków: PWM, 1980.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]