Кызылчык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызылчык latin yazuında])
Кызылчык
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cornus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Кизиловые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Swida[d] һәм Bothrocaryum[d]
Таксономик төр C. mas[d]
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Нәрсәнең чыганагы dogwood[d]
Башлану вакыты 73000 тысячелетие до н. э.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2939[6]
 Кызылчык Викиҗыентыкта

Бу җиләк турында легенда бар. һәм ул бер дә нигезсез түгел. Легенда буенча, борынгы табиблар кызылчык үскән урын­ нарда озак яшәргә тырышмаганнар... Алар моны үзләренең кыйммәтле вакытларын әрәмгә уздыру дип санаганнар. Ни өчен дисәң, файдалы матдәләргә бай кызылчык ярдәмендә борынгы заманда бик күп авыруларны дәвалаганнар икән. Димәк, кызылчык үскән урыннарда кешеләр аз авырганнар, ә авырсалар да үз-үзләрен дәвалаганнар.

Соң җитешә торган бу җимеш Кече Азиядә, Япониядә, Кытайда, Америка­ да, Кырымда һәм Кавказда имән һәм граб урманнарында очрый. Кызылчыкта С витамины бик күп. Бу җимеш организмны югары тонуста тотарга ярдәм итә һәм иммун системаны ныгыта (бу бигрәк тә көз-кыш айларында салкын тиюдән саклау өчен кирәк). Кызылчык бактерицид чара һәм ялкынсынуга каршы тору (температураны төшерү өчен) сәләтенә ия дәва буларак та кулланылырга мөмкин. Ул хәтта канда шикәр күләмен дә киметә ала. Шунын өчен аны шикәр чиреннән интегүче кешеләргә тәкъдим итәләр. Әйтик, диабетикларга кызылчык согы бик файдалы. Сокны яңа җимешләрдән ясау шарт. Аны ашарга ярты сәгать кала эчәргә кирәк. Күләме авыруның шәхси үзенчәлекләренә бәйләнгән: 50 г нан 200 г га (1 стакан) кадәр.

Әгәр ангина яки грипп белән авырсагыз, кипкән җимешләрне дә кул­ ланырга ярый. Салкын тигәндә кызылчык кайнатмасы да файдалы. у Кызылчык җимешләре кан басымын да нормага китерергә булышалар, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда, ашказаны эшчәнлеге бозылганда ; хәлне җиңеләйтәләр. Аппетитны да яхшырталар. Аның тагын күп файдалы сыйфатлары билгеле. Мәсәлән, геморройны дәвалаганда булышуы мәгълүм. Моның өчен көн саен 15 җиләкне төше белән ашарга кирәк. Кызылчык азканлылык, подагра, рахит авырулары булганда да ярдәм итә; ашказаны асты бизендә ферментлар ясалуын нормальләштерә. Аның составында А провитамины, Р витамины, магний, кальций, тимер, күкерт; гәрәбә, алма, лимон кислоталары, дуплау матдәләре, фитонцидлар бар. Яфракларында хатын-кызларның җенси гормоннары ясалуны һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче Е витамины бар. Кызылчыкны үт һәм сидек куучы чара буларак та кулланалар, аның ярдәмендә организмны зарарлы матдәләрдән чистарталар. Авитаминоз булганда, 1 балкашык кызылчык җимешенә 2 стакан кайнар су салып, ярты сәгать кайнатып сөзәргә. Кайнаган су салып баштагы күләменә кадәр җиткерергә кирәк. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан күләмендә эчәргә. Ревматизм җәфалаганда, 1 балкашык кызылчык тамырына 2 стакан су з салып, ярты сәгать кайнатырга. Җылы итеп төреп, 2 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 2 аш кашыгы эчәргә кирәк. 3 Кызылчыкны эч кипкәндә һәм ашказаны согында кислота югары булганда кулланырга киңәш ителми. Нерв системасы тиз тәэсирләнүчән кешеләргә | төнгә каршы кулланырга ярамый, йокыга китә алмый интегергә мөмкиннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]