Күмер ударнигы
Внешний вид
Күмер ударнигы | |
Kymer udarnigь | |
| |
Нигезләнгән |
1932 |
---|---|
Тел | |
Публикацияләр туктату |
Күмер ударнигы (Kymer udarnigь) — эшчеләр өчен атналык газета. Украина КП(б)ның Макеевка шәһәр комитеты, Эшче, крестьян, кызылармияче депутатларның шәһәр Шурасы һәм профсоюзларның шәһәр Шурасы органы.
1932 елның 10 октябреннән 1934 елның 31 июленә кадәр Донецк өлкәсе Макеевка шәһәрендә татар телендә барлыгы 107 саны нәшер ителә. Мөхәррире — Ш.Әхмәтҗанов. Макеевка шахталарында, металлургия, торба кою, кокс-химия һәм цемент заводларында, күмер сыйфатын яхшырту фабрикасында эшләүче татарлар өчен чыгарыла. Газетада хезмәт ударниклары А.Галиев, С.Ибраһимов, Т.Фәйзрахманов, Н.Яруллин һ.б. турында язмалар басыла. Эшче-хәбәрчеләрнең язмалары даими урын ала.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- http://e-rentier.ru.tatarile.org/date/node/7981(үле сылтама)