Көньяк Оркней утраулары
Көньяк Оркней утраулары ингл. South Orkney Islands | |
Акватория | Атлантик океан |
Утраулар саны | 8 |
Иң эре утрау | Коронейшен |
Гомуми мәйдан | 622 км² |
Ил | Антарктида |
Халык саны | 0 кеше |
Көньяк Оркней утраулары Викиҗыентыкта |
Көньяк Оркней утраулары — Атлантик океанының көньяк өлешендәге утраулар төркеме, Антарктикада. Сигез утраудан гыйбарәт.
Мәйданы — 621 км². Җир өсте таулы (биеклек 1266 метргача), кар вә бозлар белән капланган. Үсемлекләр дөньясы мүк (мүк) һәм лишайниклардан гыйбарәт. Диңгез кошлары һәм су этләре яши. Даими яшәүче халык юк.
Британия һәм Аргентина утрауларда үз фәнни станцияләрне тоталар. Утрауларны 1821 елда инглиз һәм американ сәнәнгатьчеләре Җ. Пауэлл һәм Н. Палмер кәшеф иткәннәр. 1961 елга кадәр утрауларга (Фолкленд утраулары биләмәсенең өлеше буларак) Аргентина һәм Бөекбритания дәгъва иткәннәр. 1959 елдагы Антарктика турында килешү буенча утрауларның теге яки бу илгә караганлыгы турында мәсьәлә «туңдырылган». Шуңа да карамастан, Британия һәм Аргентина утрауларны үз антарктик биләмәләре (Аргентина Антарктикасы/Британ антарктик территориләре) составына кертәләр.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Сайни базасының манзарасы
-
Лоури утравында