К. Л. Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/К. Л. Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты latin yazuında])
К. Л. Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1920
Сурәт
Рәсми исем Северо-Осетинский университет, Северо-Осетинский педагогический институт, Горский практический институт народного образования, Горский педагогический институт, Горскі педагагічны інстытут, Горскі практычны інстытут народнай адукацыі, Паўночна-Асецінскі педагагічны інстытут һәм Паўночна-Асецінскі дзяржаўны ўніверсітэт
Эшчәнлек өлкәсе югары белем[d][1]
... хөрмәтенә аталган Коста Хетагуров
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Владикавказ
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Рәсми веб-сайт nosu.ru[3]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

К. Л. Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты — Владикавказдагы югары уку йорты

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терский халык мәгарифе институты 1920 елның 20 августында ачыла. Институт Владикавказ шәһәренең Марьин урамындагы Ольга кызлар гимназиясенең элекке бинасында урнаша. Институтның беренче директоры Георгий Кесаев була. Институтның башта ике: иҗтимагый-тарихи һәм физика-математика факультетлары була. Факультетлар составына дүрт бүлек керә. Шулай ук беренче һәм икенче баскычлы тәҗрибә-үрнәк мәктәпләре, кабинетлар: иҗтимагый-тарихи, кавказны өйрәнү, физика, табигый-география, хезмәт процессы ачыла. Институтның икенче директоры итеп Төньяк Кавказ тау халкы арасыннан чыккан беренче профессор, тел белгече Борис Алборов тәгаенләнә.

1921 елда Терский өлкәсе Горский Автономияле Совет Социалистик Республикасы дип үзгәртелә. Шуның белән бәйле югары уку йорты Горский (Таулы) педагогия институты дип атала. 1922/1923 уку елы башланыр алдыннан Горский халык мәгарифе практик институты дип үзгәртелә. Институтта яңа: педоло-педагогик, химия-техника, физика-технология һәм, рус, осетин, кабарды-черкес һәм карачай-балкар бүлекчәләре белән, иҗтимагый-әдәби бүлекләр булдырыла. Институтта, 1932 елның 15 сентябре мәгълүматлары буенча, 75 кеше шөгыльләнгән аспирантура да була.

1938 елның 2 августында ил хөкүмәте 2-нче Төньяк-Кавказ һәм Осетин педагогия институтларын берләштерә. Югары уку йорты Төньяк Осетия дәүләт педагогия институты дигән яңа исем ала. Зурлыгы буенча Советлар Союзындагы педагогик югары уку йортлары арасында ул өченче урынны били.

Бер елдан институтка осетин милли әдәбиятына нигез салучы шагыйрь — Коста Хетагуров исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында институттан барлыгы 600 кеше — студентлар, укытучылар, хезмәткәрләр — Кызыл Армия сафларына чакырыла, фронтка алына. Йөздән артык кеше сугыштан әйләнеп кайтмаган.

1917 елдагы революциядән соң, Ольга кызлар гимназиясе бинасы институтка бирелә. Бүген — ТОТУ-ның физика-техника факультеты бинасы.

1969 елның 2 ноябрендә СССР Министрлар Советы Рәисе Алексей Косыгин Төньяк Осетин педагогия институты базасында Орджоникидзе шәһәрендә Осетия дәүләт университетын ачу турында карарга кул куя. Ул чакта Орджоникидзе шәһәрендә эшләгән СССР югары һәм урта махсус белем бирү Министрлыгы Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының һәм РСФСР Сәүдә министрлыгы Совет сәүдәсе читтән торып уку институтының уку-консультация пунктлары функцияләре дә шул вакыттан яңа университетка тапшырыла. Беренче ректоры итеп профессор Христофор Чибиров тәгаенләнә. Төньяк Осетия дәүләт университеты СССРда 40 нчы университет була.

2017 елда ТОДУ Россия мәгариф һәм фән министрлыгының «Инновацияләр булдыру киңлеге үзәге буларак югары уку йортлары» дигән өстенлекле проектлар конкурсында җиңеп чыкты һәм төбәкнең инновацион, технологик һәм оциаль үсеш үзәге статусы алды.

Университет бинасы федераль әһәмияттәге мәдәни мирас тарихи һәйкәле булып тора (№ 1500000230).

Мәгариф һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет структурасында 17 факультет һәм 52 кафедра бар. 6 фәнни-тикшеренү үзәге эшли. Алар арасында ТОДУ-ның табигый фәннәр буенча фәнни белем бирү үзәге. ТОДУ-да «Наноструктуралар физикасы һәм технологиясе» коллектив файдалану Үзәге эшли.

Университет ихатасындагы туган ил бәйсезлеге хакына корбан булган батырлар һәйкәле

Университет гыйльми-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләре: «Яңа материаллар һәм нанотехнологияләр»; «Мәгълүмат-аралашу технологияләре»; «Биология һәм медицина технологияләре, тере системалар технологияләре»; «Табигатьне рациональ файдалану»; «Белем бирүнең күп кырлы системалары»; «Гуманитар һәм педагогик технологияләр»; «Мәдәниара коммуникацияләр»; «Төбәк һәм халыкара мөнәсәбәтләр»; «Төбәк социаль-икътисади үсеш, алдан искәртү һәм идарә итү технологияләре».

ТОДУ-да узган «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты (WorldSkills)
ТОДУ-ның клиника-диагностика стоматология үзәге

Халыкара хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Иран һәм Төньяк Кавказ: тарих һәм хезмәттәшлек перспективалары» халыкара конференциясе

Халыкара эшчәнлек югары уку йортының белем бирү эшчәнлегендә отышлы юнәлеш булып тора. ТОДУ Кытай, Иран, Алмания, Франция, Норвегия, Япония һәм АКШ университетлары белән хезмәттәшлек итә.

Россия Чит ил студентлары ассоциациясе делегациясенең визиты

2016 елда Төньяк Осетия дәүләт университеты белән Аламе Табатабаи исемендәге Тәһран университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Иҗат, спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студентлар иҗади һәм эстетик үсеш үзәге, Яшьләр проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру үзәге, «Атлант» студент спорт клубы эшли.

Спортивно-оздоровительный комплекс «Дельфин»
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы
Төньяк Осетия дәүләт университетында Үзәк тикшеренүләре гомуми институтының Мәгълүмат үзәген ачу

«Алтын көз», «Студент язы», «Яшел алма» иҗат фестивальләре үткәрелә.

ТОДУ студенты Сослан Рамонов Рио-де-Жанейрода ирекле көрәш буенча олимпия чемпионы була.

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диссернет тикшерүе мәгълүматлары буенча, кайбер профессорлар һәм укытучылар, академик этиканы бозып, фәнгә нигезләнмәгән диссертацияләрне яклаган һәм гыйльми дәрәҗәләр алган. Гомуми алганда, ТОДУ-да шул рәвешле 32 диссертыция якланганы ачыкланды[4].

Борынгы Алания музее

Факультетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Студент язы»
    География һәм геоэкология,
  • Журналистика,
  • Чит ил теле,
  • Сәнгать,
  • Тарих,
  • Математика һәм информацион технологияләр
  • Халыкара мөнәсәбәтләр,
  • Осетин филологиясе,
  • Психология-педагогика,
  • Рус филологиясе,
  • Социология һәм социаль эш,
  • Стоматология һәм фармация,
  • Икътисад һәм идарә итү,
  • Физика-техника,
  • Физик культура һәм спорт,
  • Химия, биология һәм биотехнология,
  • Юридик.

Билгеле тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агузаров Тамерлан Кимович (1963-2016) — русия дәүләт эшлеклесе, Төньяк Осетия Башлыгы.
  • Руслан Цаликов — РФ оборона министры урынбасары
  • Олег Хацаев — статс-секретарь, Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ эшләре буенча министры урынбасары
  • Алина Левитская — Төньяк Кавказ федераль университеты ректоры
  • Бек Магометов — РСО-Алания Югары суды рәисе
  • Валерий Газзаев — иң күп титулларга ия русия футбол тренеры
  • Станислав Черчесов — Россиянең футбол буенча җыелма командасының баш тренеры
  • Акоев Владимир Петрович — СССРның атказанган тренеры, авыр атлетика буенча Төньяк Осетия АССРның атказанган тренеры.
  • Ананьев Борис Герасимович — совет психологы, СПбДУ-ның хәзерге психология факультетының концепциясен булдыручы.
  • Базаров Руслан Сулейманович — русия тарихчысы, профессор.
  • Воробьев Андрей Юрьевич — русия сәясәтчесе, Мәскәү өлкәсе губернаторы.
  • Икаев Роберт Александрович — РСФСРның авыр атлетика буенча атказанган тренеры. Почетлы СССР спорт мастеры.
  • Кесаев Станислав Магометович — юрист, профессор, Төньяк Осетия парламенты рәисенең беренче урынбасары.
  • Меркулова Инесса Викторовна — ат спорты буенча халыкара класслы спорт мастеры (ат өйрәтү), Рио-де-Жанейро Олимпия уеннарында катнашты, Россия җыелма командасының ат өйрәтү буенча олы тренеры.
  • Фадзаев Арсен Сулейманович — русия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, көрәш буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
  • Хабирова Лариса Батырбековна — Төньяк Осетия-Алания парламенты җитәкчесе.
  • Яновский Игорь Сергеевич — футболчы, Россия җыелма командасының экс-уенчысы.
  • Крюкова Тамара Шамильевна — русия балалар һәм үсмерләр язучысы, фантаст, Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ректоры — Огоев Алан Урузмагович
  • президенты — Магометов Ахурбек Алиханович

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]