Лариса Абрамова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лариса Абрамова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Лариса Абрамова
Туган 14 сентябрь 1957(1957-09-14) (63 яшь)
Стәрлетамак райуны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, гиябатаник, мөгаллим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2013).
Гыйльми дәрәҗә: Биология фәннәре докторы (2005), профессор

Абрамова Лариса Михайловна (14 сентябрь 1957 ел) — геоботаник. Биология фәннәре докторы (2005), профессор (2008), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лариса Михайловна Абрамова 1957 елның 14 сентябрендә БАССРның Макар районы Мебельный бистәсендә (хәзер Башкортстанның Стәрлетамак районы Бельско авылы) туган. 1979 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый, аннары шунда ук эшли. 1988 елдан алып — гыйльми хезмәткәр. 20 елдан артык БДУда эшли. Аның җитәкчелеге астында 14 кандидатлык диссертация якланды[1].

Лариса Михайловна Абрамова аспирантураны (1983-1986) һәм докторантураны (1999-2002)тәмамлый. Кандидатлык диссертациясе: «Сегетальная растительность Башкирского Предуралья (опыт ординационно-классификационного анализа)». Докторлык диссертациясе: «Синантропизация растительности: закономерности и возможности управления процессом (на примере Республики Башкортостан)». Геоботаник. 2002 елдан алып Ботаника бакча институтының лаборатория мөдире. Фәнни эшчәнлеге үсемлекләрнең югалып баручы һәм сирәк төрләренең күп төрлелеген өйрәнүгә һәм саклауга, төбәк флорасының һәм үсемлекләренең антропоген трансформациясе проблемаларына, республика өчен традицион булмаган декоратив, дару һәм тәмләткеч хуш исле үсемлекләр инструкциясенә багышланган. Л. М. Абрамова чүп үләннәренең 150-дән артык утеп керү чыганагын ачыклый, экосистемаларда аларның санын һәм таралуын контрольдә тоту ысулларын эшли. 450-дәнартык фәнни хезмәт һәм 13 монография авторы[1].

Төп гыйльми хезмәтләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инвантаризация степей: методы оценки и возможности управления процессом / Л. М. Абрамова [и др.] // Вопросы степени. — Оренбург, 2000. — С. 62-69.

Хасанова Г. Р., Абрамова Л. М. Возможности восстановления биоразнообразия степной растительности: посевы многолетних трав // Экология. — 2000. — № 6. — С. 473—475.

Абрамова Л. М., Юнусбаев У. Б. Опыт изучения синантропизации при пастбищной дигрессии степей Зауралья методом трансект // Экология. — 2001. — № 6. — С. 474—477.

Абрамова Л. М. Основные закономерности синантропизации разных типов растительности Республики Башкортостан // Экология. — 2010. — № 3. — С. 168—172.

Абрамова Л. М., Мустафина А. Н., Андреева И. З. Современное состояние и структура природных популяций Dictamnus gymnostylis Stev. на Южном Урале // Бюл. МОИ. Отд. биол. — 2011. — К. 116, вып. 5. — С. 32-38.

Абрамова Л. М. Экспансия чужеродных видов растений на Южном Урале: анализ причин и экологических угроз // Экология. — 2012. — № 5. — С. 1-7.

Продромус растительных сообществ Республики Башкортостан / С. М. Ямалов, В. Б. Мартыненко, Л. М. Абрамова [и др.]. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2012. — 100 с.

Уникальные памятники природы — шиханы Тратау и Юрактау / Л. М. Абрамова [и др.]. — Уфа: Гыйлем, 2014. — 333 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абрамова Лариса Михайловна/ Абрамова Лариса Михайловна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Абрамова Лариса Михайловна