Ленин проспекты (Лениногорск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленин проспекты (Лениногорск) latin yazuında])
Ленин проспекты
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Владимир Ленин
Дәүләт  Россия
Озынлык 1100 ± 1 метр
Киңлек 100 метр
Почта индексы 423250
Карта

Ленин проспекты  — Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең үзәк урамнарының берсе. Проспект Лениногорск шәһәр депутатлар советының 1968 елның 20 декабрендәге 517 номерлы карары белән карары белән В. И. Ленин хөрмәтенә аталган.

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба сузылып, шәһәр Мэриясеннән Түбән күлгә кадәр[1], проспектның озынлыгы 1100 метрга якын тәшкил итә Проспектны  Тукай исемендәге урам, Моряков исемендәге урам, Куйбышев исемендәге урам, Җиңүнең 50 еллыгы проспекты, Булгаков урамы кисеп үтәләр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Барельеф Фомину М. Д..jpg
Шәһәрне яшелләндерү инициаторы М.Д. Фомин барельефы

1962 елга кадәр проспект урынында тирән чокыр урнашкан була, ул акрынлап шәһәр халкы көче белән күмелә. Шулай итеп, 23 апрельдә, инде тигезләнгән урамда агачлар утырту башлана. 1967 елда Тукай урамы белән кисешкән урында «Балериналар» фонтаны куела. Ә 1972 елның июлендә Я.Свердлов исемендәге проспект белән кисешкән урында «Татарстан нефтен беренче ачучылар монументы» композициясе төзелә башлый[2]. Аны ачу тантанасы 1975 елның 6 сентябрендә була[3][4]. Шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан проспектка реконструкция ясала, урамның җәяүлеләр өлешенә тротуар плитә җәелә, ротонд рәвешендәге беседкалар Фомин барельефы куела. 2009 елда «Татарстан нефтен беренче ачучылар монументы» яңартыла. 2011 елда ике яңа һәйкәл ачылды: Әфганстан ветераннарына һәм ЧАЭС һәлакәте ликвидаторларына.

Урамда урнашкан объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проспектта Мэрия һәм «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы, «Лениногорск муниципаль районы» бинасы, «Алый парус» реабилитация үзәге, А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, мәдәният йорты, Лениногорск нефть техникумы, «Чулпан» спорт клубы ЯАҖ, Лениногорск техник китапханәсе урнашкан.

Ленин проспектындагы истәлекле урыннар: «Татарстан нефтен беренче ачучыларга» монумент, «Балериналар» фонтаны, М.Д. Фомин берелефы, Михаил Ломоносов, Мулланур Вахитов, Габдулла Тукайга һәйкәлләр.

Татарстан нефтен ачучыларга монумент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проспектның таҗы — гаять зур «Татарстан нефтен ачучыларга монумент». Композиция үзәгендә - тутыкмый торган корычтан эшләнгән 33 метр биеклектәге нефть фонтаны[5]. Фонтанны 18 метр диаметрлы, 2,5 метр биеклектәге скульптур рельеф боҗрасы уратып алган. Бу гаять зур боҗра мрамор белән тышланган куәтле пилоннарда урнашкан. Монумент калкулыкта урнаштырылган, аңа төрле яктан баскычлар бара. Үз эченә югары символиканы һәм тарихи хикәяне берләштереп, бу корылма Татарстанда нефть чыгара башлау кебек вакыйганың әһәмиятен тулысынча ачып бирә. Реконструкцияләүгә кадәр колонналар гранит белән тышланган,  ә аларда крайның нефть индустриясен ачучыларның һәм булдырганнарның исемнәре уелган. Монумент янына кара алтын чыгаручыларның ныклыгын һәм тотрыклылыгын символлаштыручы 4 рәт булып тезелгән мәһабәт зәңгәр һәм яшел чыршылар белән утыртылган аллея алып бара. 100 һәм 400 метр озынлыктагы композиция күп санлы чәчәкләр һәм яр буйларына караган чәчәк түтәлләре белән тәмамлана (реконструкция алдыннан клумбалар урынында фонтаннар урнашкан иде). Проект архитектор А. Печеркин һәм скульптор Б.Н. Фузеев белән берлектә эшләнгән[6].

Фомин барельефы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

54°36′03″ т. к. 52°26′44″ кч. о.HGЯO

Лениногорск халкы тарафыннан шәһәрне яшелләндерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән М.Д. Фоминның барельефы салынган зур истәлекле таш плитәсе урнаштырыла. Нәкъ менә Михаил Дмитриевич җитәкчелегендә шәһәр урамнарында дистәләгән мең кыргый алмагач, тирәк, клён, юкә һәм башка күп кенә агач һәм куаклар утыртылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улицы Лениногорска

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. РЕЕСТР названий улиц города Лениногорска по состоянию на 1марта 2010 г.
  2. Здравствуй мой добрый город:/ Р. И. Добрышина, Н. М. Игнатьев, Н. М. Исхаков и др.: — Лениногорск, 1995
  3. Наш Лениногорск:/ Исхаков М. Ш.: — Казань, 2005 г.
  4. «Фонтан нефти», скульптурная композицияКалып:Недоступная ссылка Архитектурно-дизайнерская площадка.
  5. «Заветы Ильича» от 01.09.2005.
  6. Бельские просторы — ТВОРЕЦ, ГРАЖДАНИН И СОЛДАТ