Ленин юлы (гәҗит, Ижау)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленин юлы (гәҗит, Ижау) latin yazuında])
Ленин юлы
Lenin julь

Нигезләнгән

1933 елның 10 феврале

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1940 елның 6 октябре

Төп офис

Ижау, Советская урамы

Тиражы

3000 данә

Ленин юлы (яңалиф Lenin julь) — гәҗит, профберлекләрнең өлкә шурасы, ВКП(б) Удмурт өлкә комитеты, өлкә башкарма комитеты органы буларак чыгарыла башлаган. 1933 елда оештырылган, 1933 елның 10 февраленнән чыга башлаган. Удмурт автономияле өлкәсендә яшәүче татарлар өчен чыгарылган. Газета дөнья күрә башлаган елны 590 данә белән башланган тираж 1940 елда 3000нән артык данә тәшкил иткән. 1940 елның 6 октябрендә соңгы саны чыккан.[1][2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ВКП(б) ӨК бюросы утырышы беркетмәсеннән (17 ноябрь, 1932 ел)

«Кайбер еросларда (Балезино, Грахово, Кече Пурга һ. б.) татар милләтеннән шактый күп эшчеләр булуын һәм бигрәк тә «Ижсталь» заводында һәм төзелештә эшче татарлар саны 20-25% ка җитүен исәптә тотып, промфинплан өчен көрәшкә эшче татарларны оештыру максатыннан, мәдәни-икътисади артта калуны бетерү өчен, ВКП(б) ӨК бюросы түбәндәгеләр турында карар кылды:

  1. Татар телендә чыга торган өлкә газетасын оештырырга, аны өлкә башкарма комитеты органы һәм профсоветы газетасы буларак расларга.
  2. Газета 6 көнгә 1 тапкыр чыгарга тиеш.
  3. Җаваплы мөхәррир итеп иптәш Саматовны билгеләп куярга.
  4. Округ советы профсоюзына, район машина төзелеше комитетына, төзелеш, оборона сәнәгате комплексына һәм завод идарәсенә «Ленин юлы» газетасын финанслауны 1933 ел бюджетына кертергә.
  5. Матбугат эшләре буенча край комитетыннан кәгазь фонды белән тәэмин итү исемлегенә кертүне һәм җиһазландыруда (шрифт, латин алфавитлы бастыру машинкасы белән) ярдәм күрсәтүне сорарга.
  6. Өлкә газеталарының массакүләм-аңлату эше алып баруда, татар эшчеләре, колхозчылары арасында газетаны популярлаштыруда, оештыруда «Ленин юлы» газетасына ярдәм итүен сорарга.
  7. «Ленин юлы» газетасы редакциясенә элемтә йортында бүлмә бүлеп бирергә.[1]

Җаваплы мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1933 елда берничә ай ― Саматов
  • 1933-1937 елларда ― Юнысов Ш.
  • 1938 елдан ― Әхмәтҗанов Шакирҗан Әхмәтҗан улы[1]

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газета 1940 елда 4 битле булып ай саен дөнья күргән. Газета редакциясе Ижау шәһәренең Советская урамында, «Элемтә йорты» дип аталган бинаның дүртенче катында урнашкан булган. Редакциядә редактор һәм 6 журналист эшләгән. Техник хезмәткәрләр 9 кешене тәшкил иткән. 1940 елның 6 октябрендә соңгы саны чыккан.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]