Ләбибә Ихсанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ләбибә Ихсанова
Туган телдә исем Ләбибә Фәез кызы Ихсанова
Туган 23 август 1923(1923-08-23)
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылы
Үлгән 26 июль 2010(2010-07-26) (86 яшь)
Күмү урыны Яңа бистә зираты (Казан)[1]
Яшәү җире Голубәтников урамы, Казан[2]
Һөнәре язучы, журналист

Ләбибә Фәез кызы Ихсановататар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туа. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм колхоз бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Студент елларында әдәбиятка килә. 1945 елда Ләбибә Ихсанова КПСС сафларына кабул ителә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Ләбибә Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат һәм журналистика өлкәләренә багышлый. Үз хезмәт юлын ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакциясе хезмәткәре буларак башлый. Аннары “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) журналының баш мөхәррире була. 19601967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Соңыннан «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип эшен башкара.

Язучының «Көмеш елга” дигән беренче китабы 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Әнием көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Космонавтлар урамы», «Авылдашлар», «Наил һәм Фаил» дигән повестьлар, «Ачылмаган сер», «Тау чәчәге» һәм башка шундый хикәяләр иҗат итте. Алтмышынчы еллар ахыры һәм җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Ул иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Лев Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы Алексей Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Ләбибә Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.

Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана, 19591974 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары корылтаенда делегат булып катнаша.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләбибә Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның “атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елдан ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучы 2010 елның 26 июлендә 86 яшендә якты дөнья белән хушлашты.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Ләбибә Ихсанова темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]