Магнитогидродинамика
| Магнитогидродинамика | |
|---|---|
| Кыскача исем | MHD |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Гидродинамика[d] |
Магнитогидродинамика — гидродинамика һәм тоташ тирәлекләр электродинамикасы кисешкән урында барлыкка килгән физик дисциплина. Аның тикшерү обьекты булып магнит кырындагы үткәрүче сыеклык (газ) динамикасы тора. Мондый тирәлекләрнең мисаллары: төрле төрдәге плазма, сыек металлар, тозлы су. Магнитогидродинамиканың беренче тикшеренүчесе дип, бу хезмәтләре өчен 1970 елда нобель премиясенә лаек булган, Ханнес Альфвен таныла.
Магнит гидродинамикасы тигезләмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үткәрүче сыеклыкның релятивистик булмаган магнит гидродинамикасы тигезләмәләренең тулы системасы түбәндәгечә языла:
Монда — тирәлектәге басым, — тыгызлык, — сыеклыкның үткәрүчәнлеге, — күчешле (сдвиговая) үзлелек, — икенче үзлелек (күләм үзлелеге) а — аның элементларының тизлекләре кыры. — магнит кыры көчәнешлелеге.
Бу система 8 тигезләмәне үз эченә ала һәм, башлангыч һәм чик шартлар бирелгән булса, 8 билгесезне табарга мөмкинлек бирә.
Әгәр дә түбәндәге китерешләрне куллансак(диссипативсыз чик):
- , МГД тигезләмәләр системасы гадирәк төрдә языла:
Кушымталар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Максвелл тигезләмәләреннән МГД тигезләмәләрен чыгару
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Максвелл тигезләмәләре системасын СГС системасында языйк.
Түбәндәге чамалаулардан чыгып эш итәбез:
- Магнит үткәрүчәнлеге
- Электр корылмалары юк
- Ом законы:
Релятивистик булмаган очрак () белән генә икләнербез, ягъни
Бу китерүдә Максвелл тигезләмәләре түбәндәгечә языла:
ны Ом законы аша күрсәтеп, беренче тигезләмәгә куябыз:
Бу тигезләмәгә Максвеллның икенче тигезләмәсеннән токны куябыз һәм табабыз:
Идеаль үткәрүче сыеклыкның чигендә табабыз:
Гидродинамика белән бәйләнеш өчен, Навье — Стокс тигезләмәсенә, магнит кыры тарафыннан токларга тәэсир итүче Ампер көче өчен җаваплы, әгъза кертәләр(ток Максвеллның икенче тигезләмәсеннән, магнит кыры көчәнешлелеге аша чыгарыла):
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Магнитогидродинамик эшкәртү
- МГД-генератор
- Электрогидродинамика
- Тоташ тирәлекләр электродинамикасы
- Динамо-эффект