Магомедсалам Магомедов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магомедсалам Магомедов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Магомедсалам Магомедов
Magomedsalam Magomedalievich Magomedov.jpg
Туган 1 июнь 1964(1964-06-01) (57 яшь)
Леваши[d], Левашинский район[d], Дагстан Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Дагстан дәүләт университеты һәм Русия икътисад университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, футболчы, икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Ата-ана
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

Commons-logo.svg Магомедсалам Магомедов Викиҗыентыкта

Магомедсалам Магомедали улы Магомедов (1964 елның 1 июне, Леваши, Дагстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Дагстан Республикасы халык җыены рәисе (2006 елның 20 февраленнән алып 2007 елның 11 мартына кадәр), Дагстан Республикасы Президенты (2010 елның 20 февраленнән 2013 елның 28 гыйнварына кадәр), Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары (2013 елның 28 гыйнварыннан).

Дагестанның элеккеге җитәкчесе Магомедали Магомедов улы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Магомедсалам Магомедов 1964 елның 1 июнендә Дагстан АССРның Леваши авылында туа. Милләте буенча — даргин.

1981—1986 елларда — Дагстан дәүләт университетының икътисад факультеты студенты. Даргин, рус һәм инглиз телләрен белә[1].

1986 елдан Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институты стажер-тикшеренүчесе, аспиранты. Анда хезмәт икътисады кафедрасында кандидатлык диссертациясен яклый.

1991 елдан 2001 елга кадәр Дагстан дәүләт университетының икътисад һәм социология кафедрасы мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор.

1998 елның гыйнварыннан Дагстан Хөкүмәте рәисе каршындагы эксперт (конкурс) комиссиясенең эшче төркемен җитәкли.

2001—2006 елларда Дагстан Хөкүмәтенең Каспий диңгезе шельф секторын үзләштерү буенча эшче төркемен җитәкләгән.

Дагстан Республикасы Халык җыены депутаты итеп өч чакырылыш сайланган.

2006 елның 20 февраленнән 2007 елның 4 апреленә кадәр — Дагстан Республикасы халык җыены рәисе[2].

2010 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Дагстан Республикасы халык җыены каравына Магомедов кандидатурасын Дагстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирү өчен кертә[3]. 2010 елның 10 февралендә Дагстан Республикасы халык җыены тарафыннан Дагстан Республикасы Президенты вазыйфасына раслана.

2010 елның 18 декабреннән 5 июленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы[4][5].

2013 елның 28 гыйнварында Дагстан Президенты вазыйфасыннан азат ителә һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә[6][7][8][9].

Россия федерациясенең 1 класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2013 елның 1 марты)[10].

2001 елдан 2002 елга кадәр «Анжи» футбол клубы вице-президенты.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад фәннәре докторы, профессор, Дагстан дәүләт университетының икътисад һәм социология кафедрасын җитәкли[11][12].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почёт Ордены;
  • Мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2011);
  • В. Г. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының мактаулы фәннәр докторы (2012);
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2019) — Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга, күпмилләтле тынычлыкны һәм илдә татулыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән күпьеллык эшчәнлек өчен[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сегодня переписчики навестили президента республики Магомедсалама Магомедова (рус.), ГУ РГВК «Дагестан» (20.10.2010).
  2. Спикером Народного собрания Дагестана избран мэр города Избербаш
  3. Дмитрий Медведев внёс на рассмотрение Народного Собрания Дагестана кандидатуру Магомедсалама Магомедова для наделения его полномочиями Президента республики
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 18.12.2010 г. № 873-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 05.07.2011 г. № 461-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  6. Магомедсалам Магомедов назначен заместителем Руководителя Администрации Президента, временно исполняющим обязанности Президента Дагестана назначен Рамазан Абдулатипов
  7. Указ Президента Российской Федерации от 28.01.2013 г. № 42 «О досрочном прекращении полномочий Президента Республики Дагестан»
  8. Указ Президента Российской Федерации от 28.01.2013 г. № 43 «О заместителе Руководителя Администрации Президента Российской Федерации»
  9. Указ Президента Российской Федерации от 13.06.2018 г. № 308 «О заместителе Руководителя Администрации Президента Российской Федерации»
  10. Указ Президента Российской Федерации от 01.03.2013 г. № 178 «О присвоении классного чина государственной гражданской службы Российской Федерации Магомедову М. М.»
  11. Страница кафедры экономики и социологии труда на сайте ДГУ. әлеге чыганактан 2014-01-16 архивланды. 2010-02-08 тикшерелгән.
  12. Газета. Ru 8.02.10
  13. Магомедсалам Магомедов награждён орденом «За заслуги перед Отечеством» IV степени, archived from the original on 2019-10-22, retrieved 2021-10-27 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]