Мансур Нәбиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Нәбиуллин latin yazuında])
Мансур Нәбиуллин

Нәбиуллин Мансур Латыйп улы (14 август, 1922) — Бөек Ватан сугышы катнашучысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгерҗе районы Чишмә авылында беренче бала булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч , Тирсә авылында 7 еллык белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Әгерҗегә тимер юлга ФЗОга укырга керә. Укып бетергәч, 2 ел депода слесарь булып эшли.

Сугыш башлануның беренче көннәреннән үк армия сафларына алына. Аны 79 махсус чаңгычылар батальонына разведчик итеп билгелиләр. Ул Калинин фронтында, Мәскәү тирәсендәге каты бәрелешләрдә катнаша. Аның аяклары йөрми башлагач, госпитальгә эләгә. Аның аяк бармакларын кисәләр. Ул Мәскәү, Тамбов, Астрахань госпитальләрендә дәваланганнан соң туган якларына кайта. Аны Воткинскийга 235 Хәрби заводка эшкә җибәрәләр. 1947 нче елга кадәр ул пушкаларга детальләр ясаган. Шул ук елны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Авылга кайткач, 45 ел колхозда тимерчелектә эшли. 1985 елны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Озак еллар Чишмә авылы имам хатибы булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]