Эчтәлеккә күчү

Мария Андрякова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Андрякова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 4 ноябрь 1923(1923-11-04)
Туу урыны Мордовия, Россия
Үлем датасы 25 декабрь 1995(1995-12-25) (72 яшь)
Үлем урыны Мордовия, Россия
Һөнәр төре тракторист
Бүләкләр
Социалистик Хезмәт Каһарманы

Мария Егоровна Андрякова (1923 елның 4 ноябре — 1995 елның 25 декабре) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Мордовия АССР Иске Шәйга районының «Победа» колхозы тракторчысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Мария Андрякова 1923 елда Мордовия Республикасының Игенер-Пятина авылында крестьян гаиләсендә туган.

1938 елда гади колхозчы булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында тракторга тагучы булып эшли. 1944 елда тракторчылар курсын темамлый, «Фордзон» тракторы штурвалын кулына алып эшли башлый.

1945 елдан Мария Андрякова «Победа» колхозының өлкән тракторчысы булып бертуктаусыз эшли һәм киң профильле механизатор булып үрли. Мария елдан-ел үзенең җитештерү күрсәткечләрен яхшырта һәм 1965 елда тракторда 750 гектар җир сөрә.[1].

ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм уңышны җыеп алуда рекорд күрсәткечләре өчен Мария Егоровна Андряковага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.

Соңрак склад мөдире вазыйфасына күчерелә.

7нче чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты, шулай ук Мордовия АССР Югары Советы һәм Мельцан авыл Советы депутаты итеп сайлана.

Туган авылында яши. Мария Егоровна Андрякова 1995 елның 25 декабрендә вафат була.[2].

Хезмәттәге уңышлары өчен лаек була:

Иске Шәйгедә Геройлар мемориалында аның исеме мәңгеләштерелгән.

Герои Социалистического Труда - уроженцы Мордовии. - Саранск, 1976.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]