Мария Реститута

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Реститута latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Austria.svg Австрия
Тугандагы исем чех. Helena Kafková
Туу датасы 1 май 1894(1894-05-01)[1][2][3][…]
Туу урыны Husovice[d], Brno-sever[d], Брно, Земли Чешской короны[d], Аустрия-Маҗарстан
Үлем датасы 30 март 1943(1943-03-30)[4][1][5][…] (48 яшь)
Үлем урыны Виянә, Өченче рейх
Үлем сәбәбе гильятин
Һөнәр төре шәфкать туташы, кәшиш, Каршылык сугышчысы
Монашеский орден Францисканцы[d]
Статус канонизации блаженный[d]
Праздник святого 29 октябрь
Изображение памятной доски
Commons-logo.svg Мария Реститута Викиҗыентыкта

Мария Реститута (дөньяви исеме — Гелена Кафкова, чехча Helena Kafková; 1 май 1894 ел30 март 1943 ел) — Католик чиркәве изгесе, монахиня, шәфкать туташы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1894 елның 1 маенда Австро-Венгриянең Условиеда (хәзерге Чехия Брно шәһәренең бер өлеше) итек ясаучы гаиләсендә туган. Ике яшендә ата-асасы аны Венага алып китә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вена хастаханәләрның берсендә санитар булып эшли.

1913 елда монастырьга килә, IV гасыр христиан газаплысы Реститут хөрмәтенә монах исемен кабул итә. Беренче дөнья сугышыннан соң хирургия шәфкать туташы булып эшли.

1938 елда Австрияне Өченче Рейх үзенә кушкач, ачык рәвештә илдә урнашкан фашистик режимга каршы чыгыш ясый. Нацистик режимны фашлаган ике ачык хат яза. Нацизм карашларына мөккибән хастаханә директорының боерыгы буенча хастәхана палаталарның һәркайсында стенадан тәрене алып ташларга каршы була. Шулар аркасында 1942 елда Гестапо тарафыннан арестка алына һәм гильотина аша үлем җазасына тарттырыла.

1943 елның 30 мартында ул җәзалап үтерелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның хөрмәтенә Венада урам аталган (Schwester Maria Restituta-Gasse), биредә Мария Реститута эшләгән Mödling хастаханәсе урнашкан.

Беатификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 21 июнендә Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнә (католик чиркәве изгеләр рәтенә кертелә).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  2. GCatholic.org — 1997.
  3. Schäfer J. Ökumenisches Heiligenlexikon — 1998.
  4. http://saints.sqpn.com/blessed-mary-restituta-kafka/
  5. Czech National Authority Database