Мария Росетти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Росетти latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мария Росетти
Maria Rosetti.jpg
Туган 14 сентябрь 1819(1819-09-14) яки 1819[1]
Гернси
Үлгән 14 (26) февраль 1893[2], 25 февраль 1893(1893-02-25) яки 1893[1]
Ватандашлыгы Flag of Romania.svg Румыния
Һөнәре журналист, мөхәррир
Җефет Розетти, Константин[d]
Балалар Vintilă C. A. Rosetti[d]
Кардәшләр Effingham Grant[d]

Commons-logo.svg Мария Росетти Викиҗыентыкта

Мария Рости портреты, рәссамы Даниэль Константин Розенталь[3]

Мария Рости (рум. Maria Rosetti, тумыштан Мария Грант (ингл. Marie Grant); 14 сентябрь 1819 ел утрау Гернси — 25 февраль 1893 ел) — валах һәм румын сәяси активисты, журналист, эссе язучы, филантроп, Британияның Гернси утравында туган. Британия дипломаты Эффингем Грантның апасы, румын радикалы Константин Росетти хатыны. Мария 1848 елда Валах революциясендә актив катнаша. Ул шулай ук билгеле рәссам Даниэль Константин Розенталь һәм милли-либераль сәясәтче Йон Брэтиуаниның хатыны Пия Брэтиану белән дуслар буларак билгеле. Росеттиның сигез баласы була: Мирча, Йон, Винтилэ (журналист һәм язучы), Хория, Елена-Мария, Тони, һәм София Флоричел һәм Либертатя София, алар бөтенесе дә сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария Гернси утравында яшәгән капитан, караплар хужасы Эдвард Грант һәм аның хатыны англикан чиркәвенә караган Мария Ле Лашер гаиләсендә туган[4]. Грантлар инглиз Плимутында төпләнә, үзләренең чыгышы Грантларның шотланд кланынан дип раслый, әммә бу гамәлдә билгесез[5].

1837 елда аның кече энесе Эффингем Валахиядән Британия консулы Роберт Гилмор Колкухаунның секретаре итеп тәгаенләнә, Мария шуннан соң үзе Бухарестка күченә, анда репетитор булып эшли башлый. Тап шунда ул туганының якын дусы һәм Росетти бояр гаиләсе әгъзасы Константин Росетти белән таныша[6]. Мария Грант Валах милициясенең полковнигы Йоан Одобескуда эшли, аның балаларына, шул исәптән булачакта язучы һәм сәясмән Александруга дәресләр бирә. Шул чакта ул Бухарестның Курля-Веке районында яши.

Мария Грант Росеттига аның Плимутта гаилә йортында кияүгә чыга, никах 1847 елның 31 авгусында англикан йоласы буенча үтә, аннары алар Венада православие йоласы буенча кабаттан никахлаша. Соңгы тантаналы Роксеттның гаилә ағзалары, Штефан һәм Александру Голеску катнаша, алар Росеттиларның балаларын чукындыручы ата-аналары була[6]. Тарихчы Павел Черноводяну сүзләре буенча, ул бояр мөхитендә адаптация кыенлыклары менән осраша, әммә табигый сифатлары, намуслы тәртибе, акыл һәм мәдәнилеге бу кыенлыкны җиңеп чыгырга ярдәм итә.

Революцион Румын, Роузентальнең Роселла багышланган картинасы[3]

1848 елда ихтилал чорында аның ире радикаллар ягында Бухарест халкын берләштерүдә мөһим роль уйный һәм Вакытлы хөкүмәт әгъзасы була. Госман гаскәрләре күтәрелешне бастырып һәм аның лидерларын кулга алып, ил территориясенә ингән вакытта, Константин күтәрелешнең башка күренекле башлыклары белән бергә госманнар тарафыннан сак астына алына һәм Джурджанан баржада Орловның Дунай портынан ерак булмаган контроль астындагы Австриянең Синицына җибәрелә[7]. Яһүд рәссамы Даниэль Константин Розенталь белән бергә Мария алар эзеннән китә, Свиницага килү белән ул урындагы властьларның башка госман юрисдикциясе астында түгеллегенә ышандыра һәм Свиница башлыгын охрананы коралсызландырырга күндерә, бу, үз чиратында, тоткыннарга качырга мөмкинлек бирә[8]. Аның бу революциянең соңгы этабындагы роле фрацуз тарихчысы Жюль Мишленең 1851 елда «Мадам Россети» эссесында[9] һәм аны итальян революционеры Джузеппе Гарибальдины хатыны Анита белән чагыштыручы ире тарафыннан әйтелә[10].

Якынча 1850 елларда Розенталь үзенең иң билгеле картиналарының берсе — «Революцион Румыния» (рум. România revoluţionară) картинасын тәмамлый[3]. Румын халык киемендәге хатын-кызны сүрәтләгән милли персонификация функциясен башкарып, ул шушы вакытта Мария Росетти портретын да күз уңында тота[11][12]. Рәссам 1851 елның июлендә вафат була, Валахиягә барырга маташуында Австрия властьлары кулга ала һәм үзенең туган Пешт шәһәрендә аны үтергәнче язалый[13]. 1878 елда Мария Росетти үзенең «Mama şi Copilul» («Мать и дитя») журналында «Розенталь-Аллаһ кылган иң яхшы һәм иң тугры кешеләрнең берсе иде. Ул Румыния өчен, аның азатлыгы өчен үлә, ул үзенең румын дуслары өчен үлә. Ул Румыниянең дусты, улы, бу Румыниянең газап чигүчесе -израилле. Аның исеме Даниэль Розенталь» дип мактап яза»[14].

Мария Росетти (уңга) һәм Пия Брэтиану

1850 еллар дәвамында гаиләсенә Дунай кенәзлегенә кайтырга мөмкинлек биргән 1856 елда Париж тынычлык килешүенә кул куйганнан соң, Мария Росетти һәм аның ире Милли партияне актив хуплый, Валахияне Молдавия белән берләшергә чакыра, берләшү 1859 елда Александру Иоан Куза валах кенәзе, аннары ике дәүләтнең домниторы булып сайлану чорында башкарыла[15]. Ул ире белән бергә үзенең атналык «Mama şi Copilul» журналын чыгарганга чаклы төрле нәшриятларда, шул исәптән «Românul» газетасында материаллар бастырып чыгара[16], анда башлыча кече балаларны үстерү буенча киңәшләр һәм Румыния берләшкәннән соң җәмгияттәге үзгәрешләргә карата хәвефләнүләр языла[17]. Атналык 1865-1866 елларда гына басылып чыга. Росеттиның бу эшчәнлеге аның беренче румын журналисы дигән исемгә хокук бирә.

Аннары Мария Росетти хәйрия оешмаларының чараларында һәм ачык тантаналарда катнаша: 1866-1867 елларда ачлык белән көрәшкә акча җыя, 1871 елда ук молдаван Путна җирендә тантаналар оештыра[6]. 1875 елдан соң ире Константин Рости Милли-либераль фиркасен җитәкчелегенә кергәннән соң аның йогынтысы бигрәк тә арта[18]. Журналист буларак, ул хатын-кызларның эмансипациясен пропагандалау турында мәкаләләр бастыра. 1877 елда, Румын бойондорокһозлыгы игълан итеп, Госман империясенә каршы сугышта Русия империясе ягына күчкәннән соң Мария Росетти Туру-Мэгуреледа госпиталь оештырып һәм аның белән идарә итеп, яралыларга ярдәм өчен акча җыя.

Константин һәм Мария Росеттиның сигез баласы була, тик аларның дүртесе генә балиг булу яшенә җитә[6]. Кызы Либерти София (Либи буларак киң билгеле, 1848 елның июнендә туган) һәм сөргендә туган өч улы: Мирча, Винтилэ һәм Хория Росетти. Аның энесе шулай ук Румыния кешесе була һәм валах җир биләүчесе һәм сәясәтчесе Александр Раковицэның кызы Зояга өйләнә (балалары арасында рәссам Николае Грант була)[19]. Раковицэлар белән туганлашкан энесе Эффингем аша Мария Росетти шулай ук ерак туган табиб Кароль Давила һәм аның улы драматург Александру Давила белән туганлыкта була[20].

Марияның үлеменнән соң либераль милли «Voinţa Naţională» газетасы зур некролог бастырып чыгара, анда ул үз буынының иң күренекле румын хатын хатыны дип атала[6]. Аның 1860 елгы хезмәтләре китапта җыела һәм 1893 елда Мишленың кереш сүзе белән бастырып чыгарыла[21]. Мария шулай Камила Петреску «Un om între oameni» романының персонажларының берсе булып тора. Аның хөрмәтенә Бухарест үзәгендә урам аталган, ул көнчыгыш Константин Росетти урамының дәвамы булып тора; Бухарестның Флоряска районы мәктәбе аның хөрмәтенә атала. Коммунистик режим елларында илдә аның тормышы турында берничә монография басылып чыга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 WeChangEd
  2. WomenWriters
  3. 3,0 3,1 3,2 Muzeul Naţional de Artă al României - Rosenthal - România Revoluţionară
  4. Cernovodeanu, p.38, 39
  5. Cernovodeanu, p.38
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Cernovodeanu, p.39
  7. Frunzetti, p.18-20; Georgescu, p.79-80
  8. Frunzetti, p.20
  9. Cernovodeanu, p.39; Georgescu, p.79; Livezeanu & Farris, p.284
  10. Alin Ciupală, Femeia în societatea românească a secolului al XIX-lea, Editura Meridiane, Bucharest, 2003, p.69. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 973-33-0481-6]]
  11. Alin Ciupală, Femeia în societatea românească a secolului al XIX-lea, Editura Meridiane, Bucharest, 2003, p.69. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 973-33-0481-6]]
  12. Frunzetti, p.22; Georgescu, p.79
  13. Frunzetti, p.28
  14. Ion C. Butnaru, The Silent Holocaust: Romania and Its Jews, Praeger/Greenwood, Westport, 1992, p.13
  15. Cernovodeanu, p.39; Georgescu, p.79
  16. Georgescu, p.80; Livezeanu & Farris, p.283
  17. Livezeanu & Farris, p.246
  18. «C. A. Rosetti» 2006 елның 9 сентябрь көнендә архивланган., Encyclopedia of Revolutions of 1848 2007 елның 23 июнь көнендә архивланган.
  19. Cernovodeanu, p.39-40
  20. George Călinescu, Istoria literaturii române de la origini pînă în prezent, Editura Minerva, Bucharest, 1986, p.653
  21. Livezeanu & Farris, p.284

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Irina Livezeanu, June Pachuta Farris (eds.), Women & Gender in Central and Eastern Europe, Russia, and Eurasia: a Comprehensive Bibliography, Volume I: Southeastern and East Central Europe, M. E. Sharpe, Armonk, 2007. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-7656-0737-9]]
  • Paul Cernovodeanu, «Punţi între două lumi. Britanici printre români», Magazin Istoric, июль 1995
  • Ion Frunzetti, Pictorul revoluţionar C.Rosenthal, Editura de Stat pentru Literatură şi Artă, Bucharest, 1955
  • Elena Georgescu, «La loc de mare cinste în istoria patriei», Magazin Istoric, май 1975