Җөплелек (физика): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җөплелек (физика) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Җөплелек'''- кайбер дискрет үзгәртүләрдә физик зурлыкның үз тамгасын саклау үзлеге (яки кире та…»
(аермасы юк)

9 дек 2015, 19:37 юрамасы

Җөплелек- кайбер дискрет үзгәртүләрдә физик зурлыкның үз тамгасын саклау үзлеге (яки кире тамгасына үзгәртү үзлеге). Аның микъдары +1 һәм -1 була ала:

A′ = P·A,

биредә

  • A, A′ — инверсиягә кадәр һәм инверсиядән соң физик зурлык;
  • PA зурлыкның җөплелеге.

Җөплелек квант физикасында әһәмиятле роль уйный, дулкынча функциянең төп сыйфатламаларының берсе була. Дулкынча функция тасвирлый торган кисәкчә (атом, төш) тиешле җөплелеккә ия.

Җөп зурлыклар уңай җөплелеккә ия, җөпсез зурлыклар - тискәре җөплелеккә ия.

Җөплелек - мультипликатив зурлык: хәрәкәтсез өлешләрдән торган системаның җөплелеге - өлешләренең җөплелеге тапкырчыгышына тигез.

Төрләр

Физикада кулланыла торган җөплелек төрләре:

  • Фәзаның җөплелеге P — фәзаның инверсиясенә туры килә:

P-җөплелек көчле һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә саклана, зәгыйфь тәэсир итешүдә сакланмый.

  • Вакытның җөплелеге T — вакытның инверсиясенә туры килә (вакытның агымы юнәлеше кире юнәлешкә үзгәрә):
  • Коргының җөплелеге C — коргының инверсиясенә туры килә (барлык кисәкчәләр атикисәкчәләргә алмашына). C-җөплелек зәгыйфь тәэсир итешүдә сакланмый.
  • Катнаш җөплелек CP — берьюлы коргы һәм фәзаның инверсиясенә туры килә.
  • G-җөплелек — нейтраль кисәкчәләрнең махсус параметры
  • R-җөплелек (суперҗөплелек) R — суперсимметрия инверсиясенә туры килә (фермионнар бозоннарга алмашына һәм киресенчә).
  • Эчке җөплелек — фәзаның иверсиясендә дукынча функцияснең тамгасы үзгәрә-үзгәрмәве күрсәткече.

Сылтамалар

  • Никитин Ю. П., Розенталь И. Л. Ядерная физика высоких энергий. — М.: Атомиздат, 1980. — 232 с.
  • Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987.