Электр корылмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Эле́ктр корылмасы – җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. СИда корылманың үлчәү берәмлегекулон. Корылма беренче тапкыр 1785 елда Кулон законында кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр вакуумда ике корылма (q1=q2=1Кл) 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×109 H көч белән тәэсир итешерләр иде.


Йомык системаның[1] электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлаша – элементар электр корылмасына кабатлы үзгәрә. Корылманың саклану законыфизиканың төп законнарыннан берсе.

Электр корылмасы зурлыгы (яки, электр корылмасы) – уңай һәм тискәре мәгънәгә ия булырга мөмкин, корылма йөртүчеләрнең һәм корылган кисәкчекләрнең микъдари характеристикасы.

Электр корылмасының билгеле йөртүчеләре булып электр корылган элементар кисәкчекләрэлектрон (бер тискәре элементар электр корылмасы), протон (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр. Электрон корылмасы −1,602176487(40)×10−19 Кл. Тулаем алганда, табигаттә уңай һәм тискәре корылмалар саны бер үк. Атом һәм молекулаларның корылмалары нулгә тигез, ә уңай һәм тискәре ионнарның корылмалары каты җисемнәрнең кристаллик рәшәткәләре бүлекләрендә үзара компенсацияләнгән.

Тарих[үзгәртү]

1729 елда Шарль Дюфе ике төрле корылма булганлыгын ачыклый. Беренчесе пыяла белән ефәк, икенчесе сумала белән йон ышкылганда барлыкка килә. Шуңа күрә Дюфе бу корылмаларны «пыяла» һәм «сумала» корылмалары дип атый. Уңай һәм тискәре корылмалар атамаларын Бенджамин Франклин кертә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Электрик яктан йомык система – чикләүче тышчасы аша электрик корылган кисәкчекләр үтә алмый торган система.

Моны да карагыз[үзгәртү]