Парсек: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парсек latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «300px|мини|уңда|Парсек '''Парсек''' (параллакс һәм секунда сүзләреннән…»
(аермасы юк)

25 фев 2016, 22:16 юрамасы

Парсек

Парсек (параллакс һәм секунда сүзләреннән ясалган кыскартма) — астрономиядә кулланыла торган аралык үлчәү берәмлеге.

Парсек — объектның еллык тригонометрик параллаксының бер почмакча секундына туры килүче ераклыкка тигез.

Ягъни парсек — күрү нурына перпендикуляр булган бер астрономик берәмлекле кисемтә бер почмакча секунда 1″ почмагында күренә торган аралык, димәк:

1 пк = а.б.206 264,8 а.б. = 3,0856776×1016 м = 30,8568 трлн км (петаметр) = 3,2616 яктылык елы.

Шулай ук килопарсек (кпк, kpc), мегапарсек (Мпк, Mpc), гигапарсек (Гпк, Gpc) берәмлекләре кулланыла.

Рәсәй Федерациясендә парсек астрономиядә системадан тышкы берәмлек буларак кулланырга мөмкин.

Кайбер аралыклар

  • астрономик берәмлек = 4,848×10−6 парсек
  • Оорт болытының диаметры = 0,62 пк
  • Кояштан иң якын йолдыз Проксима Кентаврга кадәр 1,3 парсек
  • Яктылык 10 пк аралыгын 32 ел 7 ай 6 көн дәвамында уза
  • Кояштан Галактикабызның үзәгенә кадәр 8 килопарсек
  • Галактикабызның диаметры якынча 30 килопарсек

Әдәбият