Википедия:Бәйгеләр/Төрки марафон/2020: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Төрки марафон/2020 latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{WAM |header = Төрки марафон — 2020 <div style="margin-right:1em; float:right;">Файл:Wikimedians of Turkic Languages User Gro...»
 
Юл номеры - 69: Юл номеры - 69:
{{искәрмәләр}}
{{искәрмәләр}}


[[Проект:Төрки марафон]]
[[Төркем:Проект:Төрки марафон 2020]]

29 май 2020, 16:45 юрамасы

«Төрки марафон — 2020» — 2020 елгы июнь аеның 30 көне дәвамында (1 - 30 июнь) арасында узучы Turkic Marathon 2020 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар телле өлеше.

Проектның максаты һәм мәгънәсе — төрки телле Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, төрки илләр һәм мәдәниятләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен төрки дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, һәр катнашучы бүлек оештыручылары башкаларга үз мәдәниятләре өчен мөһим мәкаләләр исемлеген тәкъдим итә.

Катнашучылар

Нәрсә турында язарга

Исемлекләр фәкать үрнәк өчен ясалган. Татар телле бүлегендә хәтта татар мәдәнияте һәм Татарстан турында язылган мәкаләләр кабул ителә.

Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
  • Бәяләү Фонтан коралы ярдәмендә башкарыла.
  • Бәйге зачётына түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
    1. Мәкалә 2020 елның 1 - 30 июнь арасында арасында татар телендә язылган яки үстерелгән.
    2. Өстәлгән текст күләме кимендә 2000 байт.
    3. Мәкалә автоматик тәрҗемә түгел.
    4. Мәкаләдә критик җитешсезлекләр турында кисәтү калыплар очрамый (мәсь. {{Орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} һ.б.).
  • Критерийларга туры килүче һәр мәкалә өчен оештыручы жюри әгъзалары 1 белән 3 арасы балл бирә ала.


Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларны хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларны бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант мөмкин:

  1. бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
  2. бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрен тикшерү, яңа очраклары ачыкланган очрагында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучының дисквалификациясе.

Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):

а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклеге туганда;
б) тәртип бозулары систематик халәтеннән.

"Төрки марафон 2020" проекты графигы

  • 1 – 30 июнь: Мәкаләләр бәйгесе
  • ???: Нәтиҗәләр билгеләү
  • ???: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
  • ???: Нәтиҗәләрне бәяләү

Бүләкләр

  • 5 жиңүчегә берәр катнашучы төрки илдән яки территориядән открыткалар җибәрелә.
  • Аерым бүлек оештыручылары финанслау тапканда, өстәмә призлар карала ала.

Җирле оештыручылары һәм жюри әгъзалары

Җирле оештыручы — Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары бәйгедә фәкать башкаларга үрнәк күрсәтү өчен катнаша ала.

Нәтиҗәләр

Урын Кулланучы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр