«Бәрәңге пәрәмәче» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
577 байт добавлено ,  6 ай элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Яңа бит: «Бәрәңге пәрәмәче Бәрәңге пәрәмәчен дә әче камырдан пешерәләр. Тик бу пәрә­мәч итнекенә караган...»)
 
== '''Бәрәңге пәрәмәче''' ==
 
Бәрәңге пәрәмәчен дә әче камырдан пешерәләр. Тик бу пәрә­мәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.
 
=== Бәрәңге боламыгы әзерләү ===
Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.
 
=== Камыр әзерләү ===
Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп тү­гәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгә­рәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзер­ләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.
 
=== Башка вариант ===
Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңге­гә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта та­бага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әй­ләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.
 
=== Рецепт: ===
Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,
 
== '''Эремчек пәрәмәче''' ==
 
Эремчек пәрәмәче дә әче камырдан ясала. Камырны 80—100 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, онлы куна өстендә түгәрәкләп әвәлиләр һәм майлаган калайга яки табага бер-берсеннән шак­тый ерак итеп тезәләр. Алар табада 20—30 минут кабарырга тиеш. Кабарып менгән түгәрәк камырларның уртасына агач тук­мак яки чирек литрлы шешә төбе белән чокыр ясап, шунда алдан хәзерләп куелган эремчекне салалар.
 
=== Пәрәмәчкә эремчек хәзерләү. ===
Пәрәмәчкә эремчек хәзерләү. Эремчекне башта киндердән яки марлядан тегелгән капчыкка салып, өстенә такта яки авыр әйбер бастырып, суын саркыталар. Аннан соң аны ит машинасыннан (яки кашык "белән ышкып юкә иләк аша) үткә­рәләр. Болай эшләсәң эремчек тигез һәм төерсез була, май кебек сыланып тора. Шуннан соң" эремчеккә атланмай, йомырка, ши­кәр комы, ванилин салып, агач кашык белән бик яхшылап бол­гаталар яки кул белән изәләр*.
 
=== Пешерү ===
Шулай хәзерләнгән эремчекне камыр өстенә бүлеп салгач, пычак кыры белән тигезләп чыгалар да өстен чи йомырка белән майлап, мичкә пешерергә куялар.
 
=== Рецепт ===
Бер пәрәмәчкә: 80-—100 грамм камыр, 30—40 грамм эремчек, 10 грамм шикәр, 10 грамм атланмай, чирек йомырка, ванилин, бик аз гына тоз алына,
 
== Чыганаклар ==
 
* ''[[Юныс Әхмәтҗанов]].'' Татар халык ашлары. К.; [[ТКН]], 1969 ел.
* Татар халык ашлары. [[Рус теле|Руcчадан]] Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -[[Казан]]:[[Татарстан китап нәшрияты]], [[1987 ел|1987]]

Навигация