Эчтәлеккә күчү

Бәрәңге пәрәмәче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрәңге пәрәмәче latin yazuında])
Бәрәңге пәрәмәче

пәрәмәч

авторлык
Үз исеме

Бәрәңге пәрәмәче

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • бәрәңге боткасы
  • май
  • сөт
  • йомырка
  • тоз
Өстәмә
  • борыч
Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Бәрәңге пәрәмәче — әче камырдан бәрәңге өстәп пешерелгән пәрәмәч. Тик бу пәрә­мәч итнекенә караганда ике тапкыр зуррак була.

Бәрәңге боламыгы әзерләү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пәрәмәч өчен бәрәңгене әрчиләр, юалар, күзәнәкләрен чокып алып, тозлы суда пешерәләр. Пешеп җиткәч, суын агызып, агач төйгеч белән бик яхшылап төяләр. Төйгән бәрәңгегә сөт, сары май салына, йомырка сытыла, кирәк кадәр тоз сибелә. Теләгән кешегә майда кыздырылган суган да салырга мөмкин.

Камырны 70—80 грамм зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп тү­гәрәкләп җәяләр һәм бәрәңгене салганчы, тирәсен күтәреп, түгә­рәк савыт кебек итеп чеметеп чыгалар. Аның эченә алдан хәзер­ләп куелган шактый сыек бәрәңге боткасы салына һәм өсте чи* йомырка белән майлана, аннары майлаган табага тезеп шунда ук мичкә пешерергә куела.

Бәрәңге пәрәмәчен ит пәрәмәче кебек бөреп, өстендә кечкенә тишек калдырып кына да ясарга була. Бу вакыт изгән бәрәңге­гә сөт һәм йомырка салынмый, бәлки майда кыздырылган суган гына өстәлә. Пешергәндә дә ит пәрәмәче кебек, ягъни башта та­бага ачык ягы белән салып кыздыралар, аннан аскы ягына әй­ләндереп пешерүне дәвам иттерәләр.

Бер пәрәмәчкә: 70—80 грамм камыр, 50—60 грамм бәрәңге боткасы, боткага салу өчен 10 грамм, пәрәмәчне кыздыру өчен 7—8 грамм май, 10—15 грамм сөт, йомырка, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына,

Тагын бер вариант

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрәңге пәрәмәчен дә әче камырдан, ит пәрәмәче кебек ясап пешерәләр. Әрчеп юган бәрәңгене тозлы суда пешерәләр, суын түгеп, азрак ут өстендә тоткач, төяләр. Аннары кайнар сөт, сары май өстиләр, йомырка сыталар. Майда кыздырган суган салырга була. Камырны 50 г лы кисәкләргә бүләләр дә җәяләр, эченә бәрәңге салып, кырыйларын күтәреп бөрәләр. Пәрәмәчнең өстенә чи йомырка сөртәләр, майлы табага төзеп, шунда ук кызу мичкә яисә духовкага тыгалар. Пәрәмәчне яртылаш күмелерлек майга салып кыздырырга да мөмкин.

50 г камыр, 50 г бәрәңге, 15 г башлы суган, 10 г сары май, кыздыру өчен 7 г май, 15 г сөт, 1/8 йомырка, тоз, борыч.