Өчпочмак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өчпочмак latin yazuında])
Өчпочмак
Сурәт
Әүвәлгесе икепочмак[d] һәм кисемтә
Киләсе дүртпочмак[d] һәм Тетраэдр
Имеет вершинную фигуру кисемтә
Грань политопа кабырга[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Математика[d]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Өчпочмак Викиҗыентыкта
Өчпочмак

Өчпочмак — бер турыда ятмаучы өч ноктадан һәм шул нокталарны парлаштырып тоташтыручы өч кисемтәдән торучы геометрик фигура. Өчпочмак – өч очка (почмакка) ия булган иң гади күппочмаклык булып тора, башкача әйткәндә, өч нокта белән һәм аларны тоташтыручы кисемтәләр белән чикләнгән яссылыкның бер кисәге. Бу кисемтәләр - өчпочмакның яклары дип йөртелә. A, B һәм C очлары булган өчпочмак рәвешендә билгеләнә. Өчпочмакның биеклеге – өчпочмакның түбәсенә каршы ятучы як урнашкан турыга төшерелгән перпендикуляр. Өчпочмакның медианасы – өчпочмакның түбәсен каршы ятучы якның уртасы белән тоташтыручы кисемтә.

Өчпочмакның почмаклары суммасы 180 градуска ка тигез.

Өчпочмакның бер ягы дәвам ителсә, тышкы почмак (BCD) барлыкка килә. Ул өчпочмакның C почмагы (ACB) белән чиктәш булып тора. Өчпочмакның тышкы почмагы аның белән чиктәш булмаган эчке почмакларының суммасына тигез.

Өчпочмакның һәрбер ягы аның башка ике ягы суммасыннан кечерәк. Өчпочмакның һәрбер ягы аның башка ике ягы аермасыннан зуррак.

Теләсә кайсы өчпочмакта зуррак якка каршы зуррак почмак ята; тигез якларга каршы тигез почмаклар ята.

Өчпочмакның төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әгәр өчпочмакның барлык почмаклары да кысынкы (< 90°) икән, ул кысынкыпочмаклы дип атала.
  • Әгәр өчпочмакның бер почмагы туры (= 90°) икән, ул өчпочмак турыпочмаклы дип атала.
  • Әгәр өчпочмакның бер почмагы җәенке (> 90°) икән, ул җәенкепочмаклы дип атала.
  • Әгәр өчпочмакның ике ягы да бертигез икән, ул өчпочмак тигезъянлы була.
  • Әгәр өчпочмакның барлык яклары да бертигез икән, ул тигезъяклы (төзек) була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.