Имам әл-Газали: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имам әл-Газали latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот өстәде: min:Al-Ghazali
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: pms:Al-Ghazali; косметик үзгәртүләр
Юл номеры - 23: Юл номеры - 23:
}}
}}
'''Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́''' ({{lang-ar|ابو حامد محمد بن محمد الغزالى}}) ([[1058 ел|1058]], [[Тус]], [[Иран]],  — [[19 декабрь]] [[1111 ел|1111]], Тус) — [[ислам]] дин галиме һәм фәлсәфәче. Хөрәсән өлкәсенннән, милләте буенча фарсы чыгышлы. Суфичылыкка нигез салучыларның берсе. Суфичылыкны һәръяклап үстерү һәм системага салу өстендә эшләгән.

==Тәрҗемәи хәл==
== Тәрҗемәи хәл ==
Әл-Гәзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе [[1058 ел]]да Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.

Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:

Әл Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк… Тәмугта да бернинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә, дип фараз кылган бөек дин белгече.

==Сылтамалар==
== Сылтамалар ==
{{commons category|Al-Ghazali}}
{{commons category|Al-Ghazali}}
* [http://www.ghazali.org Al-Ghazali website]
* [http://www.ghazali.org Al-Ghazali website]
* [http://www.islamtimes.org/vdch.-n-t23nzz10d2.html Ghazali and Islamic reform]
* [http://www.islamtimes.org/vdch.-n-t23nzz10d2.html Ghazali and Islamic reform]
* Full text of [http://www.ghazali.org/works/taf-eng.pdf Incoherence of the Philosophers], from Al-Ghazali website
* Full text of [http://www.ghazali.org/works/taf-eng.pdf Incoherence of the Philosophers], from Al-Ghazali website
*[http://www.butler-bowdon.com/the-alchemy-of-happiness.html Short commentary] on ''The Alchemy of Happiness''
* [http://www.butler-bowdon.com/the-alchemy-of-happiness.html Short commentary] on ''The Alchemy of Happiness''
*''The Alchemy of Happiness,'' by Mohammed Al-Ghazzali, the Mohammedan Philosopher, trans. Henry A. Homes (Albany, N.Y.: Munsell, 1873). See original text in [http://oll.libertyfund.org/index.php?option=com_staticxt&staticfile=show.php&title=1844 The Online Library of Liberty].
* ''The Alchemy of Happiness,'' by Mohammed Al-Ghazzali, the Mohammedan Philosopher, trans. Henry A. Homes (Albany, N.Y.: Munsell, 1873). See original text in [http://oll.libertyfund.org/index.php?option=com_staticxt&staticfile=show.php&title=1844 The Online Library of Liberty].
*[http://www.asa3.org/ASA/PSCF/1994/PSCF3-94Aulie.html "Al-Ghazali Contra Aristotle: An Unforeseen Overture to Science In Eleventh-Century Baghdad"]. Richard P. Aulie. PSCF 45. March 1994. pp. 26–46.
* [http://www.asa3.org/ASA/PSCF/1994/PSCF3-94Aulie.html "Al-Ghazali Contra Aristotle: An Unforeseen Overture to Science In Eleventh-Century Baghdad"]. Richard P. Aulie. PSCF 45. March 1994. pp. 26–46.
*[http://consideredbookreviews.blogspot.com/2009/09/tahafut-al-falasafah-incoherence-of.html Review of Ghazali's Tahafat al-Falasifa]
* [http://consideredbookreviews.blogspot.com/2009/09/tahafut-al-falasafah-incoherence-of.html Review of Ghazali's Tahafat al-Falasifa]
* [http://www.intellectualencounters.org/KotarApp/BrowseBooks.aspx?ExpandNodeID=2442$2443$2447&bAsImage=False Abu Hamid Al-Ghazali], in http://www.intellectualencounters.org/
* [http://www.intellectualencounters.org/KotarApp/BrowseBooks.aspx?ExpandNodeID=2442$2443$2447&bAsImage=False Abu Hamid Al-Ghazali], in http://www.intellectualencounters.org/

==Чыганак==
== Чыганак ==
* [http://altinurta.ru/2012/10/30/olug-galim-va-fiker-iyase/ «Олуг галим вә фикер иясе»]
* [http://altinurta.ru/2012/10/30/olug-galim-va-fiker-iyase/ «Олуг галим вә фикер иясе»]
{{DEFAULTSORT:Газәли, әл}}
{{DEFAULTSORT:Газәли, әл}}
Юл номеры - 101: Юл номеры - 101:
[[oc:Abu-Hàmid al-Ghazalí]]
[[oc:Abu-Hàmid al-Ghazalí]]
[[pl:Al-Ghazali]]
[[pl:Al-Ghazali]]
[[pms:Al-Ghazali]]
[[pnb:غزالی]]
[[pnb:غزالی]]
[[ps:محمد الغزالي]]
[[ps:محمد الغزالي]]

17 фев 2013, 20:27 юрамасы

Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́
Файл:Imam Ghazali.gif
Туган телдә исем гарәп. ابو حامد محمد بن محمد الغزالى
Туган 1058(1058)
Тус, Иран
Үлгән 19 декабрь 1111(1111-12-19)
Тус
Күмү урыны Мәшһәд
Яшәгән урын Нишапур
Багдад
Димәшкъ
Котдус
Ватандашлыгы Бөек Сәлҗук дәүләте
Һөнәре дин әһеле, суфичылык, теология, фәлсәфә мантыйк
Эш бирүче Низамия[d]
Кардәшләр Ахмад аль-Газали[d][1]
Сайт http://www.ghazali.org

 Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́ Викиҗыентыкта

Әбу-Хәми́д Мөхәммәд ибн-Мөхәммәд әл-Газәли́ (гарәп. ابو حامد محمد بن محمد الغزالى‎) (1058, Тус, Иран,  — 19 декабрь 1111, Тус) — ислам дин галиме һәм фәлсәфәче. Хөрәсән өлкәсенннән, милләте буенча фарсы чыгышлы. Суфичылыкка нигез салучыларның берсе. Суфичылыкны һәръяклап үстерү һәм системага салу өстендә эшләгән.

Тәрҗемәи хәл

Әл-Гәзәли әбү-Хәмид Мөхәммәд күренекле ислам дине белгече һәм фикер иясе 1058 елда Иранның Тус шәһәрендә (әлеге кала Хөрәсән төбәгендә урнашкан) туган. Аның балачагы ятимлектә һәм михнәттә узган. Тус, Җурҗан һәм Нишапурдагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган.

1085 елда Коръәнне тирәнтен үзләштергән һәм аны оста итеп тәфсир кылучы буларак, аны вәзир Низам әл-Мөлек Исфаһанга китертә һәм Иранны яулап алган сәлҗүк солтаны Мәлик шаһ сараена хезмәт итәргә күндерә. Мәгълүм булганча, шул чорларда шунда ук бөек шагыйрь, математик һәм астроном Гомәр Хәйям да яши. Бу ике шәхеснең очрашуы турында риваят бар. Имеш, бервакыт Гәзәли Исфаһандагы обсерваториягә килә һәм үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк Гомәр Хәйям белән озаклап әңгәмә кора.

Гыйлем эстәүнең әһәмиятен тирәнтен аңлаган Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны илдә берничә урында дарелфөнүн ачарга күндерә. Мәгърифәт учаклары кодрәт иясе вәзир хөрмәтенә “Низамийя” исеме белән аталалар. 1091 елда Багдад шәһәрендәге “Низамийя”гә вәзир Ислам дине хокукын – фикъһ мөгаллиме итеп Гәзәлине җибәрә. Мәгәр аның укытучылык эшчәнлеге нибары дүрт ел гына дәвам итә. Тәхет тирәсендә вакыйгалар куера. Вәзир Низам әл-Мөлек һәм Мәлик шаһ фетнәчеләр тарафыннан явызларча үтерелә һәм сәлҗүкләр империясеннән бәрәкәт качып, ызгыш-тарткалашлар башлана. Белгечләр фаразлаганча әлеге куркыныч вакыйгалар тәэсирендә, әллә инде башка сәбәпләр беләнме галим авыруга сабыша һәм Шамнан (Багдадтан) хаҗ сәфәренә чыгып китә. Хаҗдан соң Гәзәли суфиларга кушыла. Дистә еллар буе дәрвиш булып михнәтләр, җәбер-золымнар чигеп, аларны үз җилкәсендә татып, гади халык арасында бер каладан икенчесенә күченеп йөреп гомер кичерә.

Илбашы тәхете тирәсендә, кадер-хөрмәттә көн күргән ошбу олуг галим вә фикер иясенең шушы гамәле аның биографларын бүгенгәчә гаҗәпкә калдыра. Ялан аяклы киндергә төренгән, биштәр аскан мосафир үзе кебек аркадашлары һәм мөритләре белән Сүрияне гизә, әл-Кодс (Иерусалим) һәм Искәндәрия (Александрия) калаларына сәфәр кыла. Биштәрендә кибеп беткән арыш икмәгенең кыерчыгы белән галимнең исемен гасырларда мәңгеләштергән дүрт калын кулъязма дәфтәр йөри. Ислам дине тарихында әлеге фундаменталь хезмәт “Иман турында фәннең яңадан торгызылуы” (“Воскрешение наук о вере”). Галим анда суфыйчылык тәгълимәтен вә ортодоксаль исламны килештерүгә ирешә. Һәм шуның өчен ул исән чагында вә бакыйлыкка күчкәч тә дин Исламга яңа сулыш бирүче буларак таныла. Ниһаять, фарсы тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тына һәм ил белән идарә итү Мәлик шаһның улы – солтан Баркьярүк кулына күчә. Әлбәттә шаһның баш вәзире итеп Низам әл-Мөлекнең улы Фәһр әл-Мөлек билгеләнә. Нәкъ менә шушы яшь вәзир Гәзәлине эзләтеп шаһ сараена кайтара һәм аны остаз итеп университетка билгеләтә. Галим һәм философ алты ел дәвамында мәгърифәт нурын тарата. Шуннан соң туган якларына — Хорасанга үзенең туган шәһәренә кайтып хөрмәткә, суфыйларның рухи җитәкчесе – шәех дәрәҗәсенә ирешә, әмма үзенең мәктәп-мәдрәсәсен ачарга өлгерми кала — 1111 елда 53 яшендә “дарелфәнәдан дарелбакыйга күченә”. Моннан нәкъ тугыз гасыр элек яшәгән галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм остазның фикерләре, карашлары аның хезмәтләре еллар аша урта гасырларда ук Европага барып ирешә, бөек немец философы Гегель тарафыннан да бик югары бәяләнә.

Әл Газәли йөгерек телле, искиткеч мантыйкка ия булган, хикмәтле чагыштырулар ярдәмендә зур гомумиләштерүләргә ирешкән фикер иясе. Мәсәлән ул кяфер каберенә еланнар оя кора дигән риваятькә ышанып, кабер ачып, анда еланнар тапмыйча аптыраучылардан каһкәһәләп көлә. Аның фикеренчә, гадәти, тышкы еланнардан котылу, аларны куып чыгару дөрес гамәл, әмма ул еланнар дәһринең күңелендә мыжлый һәм алардан һәр ике дөньяда да берничек тә котылу әмәле юк… Тәмугта да бернинди дә ут янмый, анда килүче һәркем үз утын үз күңелендә үзе алып килә, дип фараз кылган бөек дин белгече.

Сылтамалар

Чыганак

  1. Encyclopædia Iranica / N. Sims-Williams, A. Ashraf, H. Borjian et al. — USA: Columbia University, 1982. — ISSN 2330-4804