Милләт нуры (гәҗит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Милләт нуры (гәҗит) latin yazuında])
Милләт нуры
Милләт нуры
Формат

иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни


Гамәлгә куючы

Ямал-Ненец автономияле округы башкортлары корылтае

Нигезләнгән

2005

Тел

татар, башкорт телләре

Төп офис

Ноябрьск шәһәре

«Милләт нуры» — иҗтимагый-сәяси газета. Ямал-Ненец автономияле округы башкортлары корылтае тарафыннан иганәчеләр акчасына нәшер ителә торган газета.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Милләт нуры» газетасы 2005 елдан алып 2009 елга кадәр Ямал-Ненец автономияле округының Ноябрьск шәһәрендә ай саен рус, башкорт һәм татар телләрендә чыккан.

2016 елда газета кабат чыга башлый. Яңартылган басма баштагы басмалардан аз гына аерыла. Беренче һәм икенче полосада иң мөһим яңалыклар, кызыклы кешеләр белән әңгәмә, актуаль темаларга мәкаләләр бар. Бу мәгълүмат рус телендә, өченче һәм дүртенче полосалар башкорт телендә чыга. Газета битләрендә төбәк халкы шулай ук үз әсәрләрен бастыра ала. «Милләт нуры» Ноябрьск башкортлары корылтае, шулай ук Ямал шәһәрләренең башкорт иҗтимагый оешмалары эшен яктырта. Газетаның тагын бер темасы - дин: аерым алганда, басма Ислам бәйрәмнәре һәм йолалары турында материалларны бастырып чыгара.[1][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]