Михаил Браун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Браун latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Туу датасы 26 февраль 1903(1903-02-26)
Туу урыны Старапул, Русия империясе
Үлем датасы 27 август 1977(1977-08-27) (74 яшь)
Үлем урыны Киев, СССР
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Балалар Браун, Олег Михайлович[d]
Һөнәр төре галим
Әлма-матер Көньяк Русия дәүләт техника университеты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Михаил Петрович Браун (26 февраль 1903 ел — 27 август 1977 ел) — украин совет галиме, техник фәннәр докторы (1953), профессор (1954).[1]

Корыч һәм эретмәләр, комплекслы катнаш корычларны булдыру, фрактографик анализ ысулларын төзү проблемаларына кагылышлы күп кенә хезмәтләр, шулай ук уйлап табулар,[2] һәм патентлар авторы[3]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Петрович Браун 1903 елның 13 февралендә(яңа стиль буенча 26 февраль) Ставрополдә туган

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда Дон политехник институтын (хәзерге Көньяк Русия дәүләт политехник университеты) тәмамлый.

1946 елда «Цементирующим стали» дигән темага кандидатлыҡ диссертациясен яклый, ул 1948 елда шул ук исем белән басылып чыккан китапның нигезендә ята. 1952 елда ССРБда тәүге тапкыр ул «Природа излома перегретой стали» темасын ачып, докторлык диссертациясен яклый. 1954 елда диссертация материаллары шул уҡ исемле монографиядә басылып чыга[4]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институтны тәмамлаганнан соң Новочеркасск машиналар эшләү заводында инженер (1929—1931), «Кызыл Октябрь» заводында инженер-тикшеренүче (Сталинград; 1931—1935), Сталинград тракторлар заводында лаборатория мөдире (1935—1942), «Уралмаш» заводының үзәк лабораториясендә җитәкче (Свердловск; 1942—1951) булып эшли. 1930—1931 елларда бер үк вакытта Төньяк Кавказ тау-металлургия һәм Новочеркасск авиация институтларында, шулай ук 1934—1940 елларда Сталинград инженер-техник хезмәткәрләрнең (ИТХ) квалификациясен күтәрү институтында укыта. 1944 елдан КПСС әгъзасы.

Михаил Петрович 1951 елдан алып Киевта яши һәм эшли. 1951—1955 елларда ССРБ Фәннәр академиясе Кара металлургия институты директоры урынбасары; в 1955—1971 елларда — ССРБ Фәннәр академиясе Кою институтының директор урынбасары, 1971—1977 елларда — шунда ук легирлау һәм эретмәләрнең структуралы әверелүе бүлегенең мөдире була. Бер үк вакытта Украина авыл хужалыгы академиясенең металлар технологиясе кафедрасы белән җитәкчелек итә (1955—1971 елларда, хәзер Биоресурслар һәм табигатьне куллану милли университеты). Металларны термик эшкәртү һәм металларны өйрәнүче фән буенча Киев фәнни мәктәбенә нигез сала[4]

1977 елның 27 августында Киевта вафат була. Шәһәрнең Байков зыяратында жирләнә (участка № 33). Улы — Олег Михайлович Браун шулай ук галим-физик, Украинаның Милли фәннәр академиясе әгъзасы, Украина Дәүләт премиясе лауреаты.

Фәндә һәм педагогик эшчәнлегендә югары казанышлары өчен М. П. Браунға УССРның атказанган фән эшчәне дигән исем бирелә (1973). Шулай ук Е. О. Патон исемендәге премиягә лаек була (1974) һәм медальләр белән бүләкләнә.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Українська радянська енциклопедія : у 12 т. / гол. ред. М. П. Бажан; редкол.: О. К. Антонов та ін. — 2-ге вид. — К. : Головна редакція УРЕ, 1974—1985.
  • Кондратюк С. Є. Михайло Петрович Браун // МОМ. 1998. № 1-2.
  • Опальчук А. С. Браун Михайло Петрович // Вчені у галузях механізації, електрифікації та меліорації. К., 2000.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]