Михаил Янко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Янко latin yazuında])
Михаил Янко
Туган 31 октябрь 1912(1912-10-31)
Түре (шәһәр), Тубыл гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1 ноябрь 1998(1998-11-01) (86 яшь)
Курган, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре өлкәне өйрәнүче
Эш бирүче Курган дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Михаил Янко (31 октябрь 1912 ел — 1 ноябрь 1998 ел) — Курган педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре кандидаты, профессор, галим-әдәбиятчы, якны өйрәнүче, җәмәгать эшмәкәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Данилович Янко 1912 елның 31 октябрендә Тобольск губернасы Туринск өязе Турин шәһәрендә туа. Хәзерге кала Свердловск өлкәсе Турин шәһәр округының административ үзәге.

1930 елда педагогик юнәлешле ике баскычлы тугыз еллык мәктәптә белем ала һәм Чиләбе өлкәсенең Тирәнкүл авылында башлангыч мәктәп укытучысы була, аннары — Төньяк Осетин автономияле өлкәсенең Орджоникидзе (хәзерге Владикавказ) шәһәре укытучысы.

1933-1945 елларда — Курган өлкәсе Курган районының Введенск урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннары завуч һәм директор. Читтән торып Уфа педагогия институтын отличие белән тәмамлый.

1945 елда талантлы педагог Шадринск укытучылар институтының әдәбият кафедрасында чакырала. Ул рус теле һәм әдәбияты факультеты деканы була.

1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый[1] һәм кабаттан ачылган Курган педагогия институтына күчерелә, аннан соңгы язмышын бу уку йорты белән бәйли. Чирек гасырга якын рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, факультет деканы була.

1950-1970 елларда Михаил Данилович мәктәптә әдәбият укыту һәм методикасы буенча төп хезмәтләр яза.

Янко Курган өлкәсе укытучылары белән зур методик эш алып бара. Күп еллар «Литература в школе» журналының актив авторы, журнал редакциясе карамагындагы Курган өлкәсе һәм Курган шәһәренең җәмәгать редакция советы рәисе була. Аны илнең Педагогия фәннәре академиясендә, РСФСР мәктәпләренең фәнни-тикшеренү институтында, «Просвещение» нәшриятында югары бәялилиәр.

Михаил Данилович Курган өлкәсендә туган якны әдәби өйрәнүгә нигез сала. «Просвещение» нәшрияты чыгарган «Мәктәптә туган якны әдәби өйрәнү» фундаменталь хезмәте өчен 1965 елда аңа докторлык диссертациясе якламаса да, әдәбият кафедрасы профессоры исеме бирелә[2].

Курган өлкәсенең Иҗтимагый-сәяси документлар дәүләт архивында Д. М. Янконың 263 саклау берәмлеге исәпләнгән шәхси фонды бар[3].

Михаил Данилович Янко 1998 елның 1 ноябрендә вафат була.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Янко, М. Д. Из опыта работы по литературе заслуженной учительницы школы РСФСР Л.В. Крючковой. — Шадринск: Шадрин. тип., 1949. — 47 с. — 500 экз.
  • Янко, М. Д. Народная учительница. Из опыта учебно-воспитательной работы заслуж. учительницы школы РСФСР Е.А. Начапкиной. — Курган: «Кр. Курган», 1952. — 40 с. — 2000 экз.
  • Янко, М. Д. Педагогическая практика по литературе (Памятка для студентов). — Курган: «Красный Курган», 1952. — 44 с. — 500 экз.
  • Янко, М. Д. Домашняя самостоятельная работа учащихся VII класса по литературному чтению. — Курган: «Красный Курган», 1954. — 44 с. — 500 экз.
  • Янко, М. Д. Самостоятельная работа учащихся VII класса на уроках литературного чтения. — Курган: «Красный Курган», 1955. — 55 с. — 1500 экз.
  • Янко, М. Д. Внеклассные занятия литературным краеведением. — Курган, 1957. — 64 с. — 1500 экз.
  • Янко, М. Д. Литературное Зауралье. — Курган: газ. «Сов. Зауралье», 1960. — 187 с. — 6000 экз.
  • Янко, М. Д. Литературное краеведение в школе. — М.: «Просвещение», 1965. — 192 с. — 20 000 экз.
  • Янко, М. Д. Всегда в пути. Из опыта лит.-краевед. работы Каширин. сред. школы Курганской обл. — Курган, 1968. — 17 с. — 600 экз.
  • Янко, М. Д. Советские писатели Зауралья : Пособие к спецкурсу по литературе родного края. — Курган, 1973. — 172 с. — 1000 экз.
  • Янко, М. Д. Уроки внеклассного чтения на краеведческом материале (Метод. указания в помощь учителю рус. яз. и литературы). — Курган, 1973. — 36 с. —2000 экз.
  • Янко, М. Д. Педагогическая практика по литературе. Пособие для студентов-заочников IV-V курсов фак. рус. яз. и литературы пед. ин-тов. — М.: «Просвещение», 1973. — 37 с. — 25 000 экз.
  • Янко, М. Д. Литературное краеведение в школе. — М.: «Просвещение», 1976. — 95 с. — 100 000 экз.
  • Быста реченька бежит: Заурал. частушки / Сост., вступит. статья и примеч. М.Д. Янко; Худож. М.И. Терещенко. — Челябинск: Юж-Урал. кн. изд-во, 1982. — 127 с. —5000 экз.

Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале, 1970 ел
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • «Югары мәктәпнең атказанган хезмәткәре» билгесе
  • «РСФСР-ның халык мәгарифе алдынгысы» билгесе[2]
  • В. П. Бирюков исемендәге бүләк.
  • Мәгариф өлкәсе буенча икенче бишьеллыкның ел ударнигы, 1936 ел.
  • Мактау кәгазьләре.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 елда А. К. Югов исемендәге Курган өлкә универсаль китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Михаил Данилович Янко: Урал аръягының галим-әдәбият белгече, педагог, туган якны өйрәнүче, педагог, җәмәгать эшлеклесе» библиографик белешмә эшли. Аңа галимнең 250 ләп хезмәте һәм аның аның эшчәнлеге турында мәкаләләр кергән[4].
  • «Район тарихына якташыбызның изге исеме» проекты барышында Кетов районының Введенск авылы китапханәсенә туган якны өйрәнүче һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Данилович Янко исеме бирелә[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]