Мору-мангбету
Мору-мангбету |
Мору-мангбету — башлыча Конго Демократик Республикасында, шулай ук Угандада һәм Суданның көньягында яшәүче тугандаш халыклар төркеме (мору, мади, лугбара, келико, лого, авукайя, мангбету, мамву, мангбуту, ленду).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мангбетуларның борынгы ата-бабалары төньяк-көнчыгыштан (хәзерге заман Суданының көньягы) хәзерге территориягә күчәләр, җирле банту телле халыкны һәм мбути пигмейларын буйсындыралар. Башта «мангбету» сүзе хакимлк итүче сословие дигәнне билгели иде. XIX гасырда мангбетулар төбәктә өстенлек итә, бакыр, фил сөяге, банан, ысланган балык белән сәүдә итүне контрольдә тота; 1880 елларда Судан сәүдәгәрләре тарафыннан басып алына. 1890 еллардан Бельгия протектораты астында.
XX гасыр уртасына кадәр баш сөяген озынайту йоласы киң таралган; хатын-кызларда чәчләрен күпертү сәбәпле баш формасы бик озын булган [1].
Теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нил-Сахара тел макросемьясының Үзәк Судан төркеме мору-мангбету телләрендә сөйләшәләр.
Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гомуми саны 1,2 млн кеше (1970, бәя)
Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Традицион социаль оешманың нигезен авыл һәм зур гаилә общиналары, патрилиния нәсел оешмасы һәм ир-атларның Небели яшерен җәмгыяте тәшкил итә. Авункулат киң таралган. Калым, полигиния, сорорат, левират практикалана. Туганлык терминнары системасы бифуркатив-линия тибындагы терминнар («Судан» тибындагы кузеннар өчен терминнар). Сиблинглар бер термин, ата - аналарның сиблинглары-тасвирлау конструкцияләре белән билгеләнә. [2]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мору-мангбетуларның күпчелеге борынгы инанычларын саклый, күп булмаган өлеше — христианнар (католиклар).
Игенчелек һәм шөгыльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп шөгыль - игенчелек (тары, ямс, таро, банан, кузаклылар), цеце чебене булмаган урыннарда терлек асрыйлар. Тимерчелек, агач һәм фил сөяге уеп ясау, чүлмәкчелек — һөнәрчелек үсеш алган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искусство племен азанде и мангбету. әлеге чыганактан 2014-04-21 архивланды. 2019-01-13 тикшерелгән. Мириманов В. Б. Искусство тропической Африки.