Мэри Бил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мэри Бил latin yazuında])
Мэри Бил
Туган телдә исем ингл. Mary Beale
Туган елдан соң түгел26 март 1633
Barrow[d], Сент-Эдмендсбери[d], Суффолк[d], Англия[1][2]
Үлгән 8 октябрь 1699(1699-10-08)[3][4][5][…] (66 яшь)
Вестминстер[d], Зур Лундын[d], Лундын төбәге[d], Англия[6] яки Лондон, Англия кыйраллыгы[d][1][2][7]
Күмү урыны церковь Святого Якова[d]
Ватандашлыгы Англия кыйраллыгы[d]
Һөнәре рәссам, сәнгатькәр
Җефет Charles Beale the Elder[d]
Балалар Charles Beale[d][8] һәм Bartholomew Beale[d]
Ата-ана

 Мэри Бил Викиҗыентыкта

Мэри Бил, туганда Крэдок (ингл. Mary Beale, née Cradock; 1633 елның 26 марты, Барроу, Саффолк, Бөекбритания1699 елның 8 октябре, Пэлл-Мэлл, Лондон) — инглиз портретчысы, XVII гасырда Англиядә портрет осталарының берсе һәм ил тарихында беренче профессиональ хатын-кыз рәссам булып санала.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мэри Бил 1633 елда Барроу авылында (Суффолк графлыгы) пуритан рухание Джон Крэдок гаиләсендә туган. Аның әнисе Дороти Мэрига 10 яшь булганда вафат була. 18 яшендә Мэри тукыма сатучы Чарльз Билга кияүгә чыга. Мэриның әтисе дә, ире дә буш вакытларында рәсем сәнгате белән шөгыльләнәләр; бу аңа Лондон рәссамнары даирәсенә керергә ярдәм итә. 1650—1660 елларда Мэри Бил башта Ковент-Гарден районында, ә аннары Флит-стрит районында урнашкан өй остаханәсендә заказ буенча картиналар яза.

1665 елда финанс кыенлыклары һәм Лондонда таралган чума эпидемиясе аркасында Биллар гаиләсенә Хэмпшир графлыгына күченергә туры килә. Биш ел дәвамында Мэри Бил Оллбрук авылында ике катлы авыл йортында яши һәм эшли. 1670 елда, башкалага кайткач, ул Пэлл-Мэллда остаханә ача; ире аңа буяуларны катнаштырырга һәм акча һәм заказларны исәпкә алырга ярдәм итә. Тора-бара аңа уңыш килә; Мэри күп кенә заказлар ала һәм аңа зур йогынты ясаган сарай рәссамы Питер Лели белән аралашуын яңарта. Билның соңрак иҗат иткән күп кенә рәсемнәре аның стиленнән үрнәк алу яки аның картиналарының турыдан-туры күчермәләре булып тора. Ире исәпләвенчә, 2 ел эчендә ул сиксән өч рәсем иҗат итә. Мэри Бил шулай ук укыта, һәм аның студентларының берсе, Сара Кутис, ахыр чиктә танылган рәссамга әверелә.

Мэри Билның иң танылган эшләре — «Ир портреты» (1680) һәм аның беренче автопортретларының берсе (1675). Аның кайбер портретларыннан гравюралар ясалган. Мэриның өч улының берсе, Кече Чарльз Бил (1660—1714), шулай ук рәссам була.

Мэри Бил 1699 елның 8 октябрендә алтмыш биш яшендә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://vocab.getty.edu/page/ulan/500026335
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 https://data.bnf.fr/ark:/12148/cb16275846h
  3. Международный идентификатор стандартных наименований — 2012.
  4. Mary Beale
  5. Mary Beale
  6. 6,0 6,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #122997158 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. 7,0 7,1 RKDartists
  8. Union List of Artist Names — 2019.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]