Мәгълүмат технологияләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәгълүмат технологияләре latin yazuında])
Мәгълүмат технологияләре
Сурәт
Нәрсәнең сәбәбе мәгълүмат
Кайда өйрәнелә информатика[d]
Способствовавшим фактором является бирелмәләр
CIP коды 11.0103
 Мәгълүмат технологияләре Викиҗыентыкта

Мәгълүмат технологияләре яки Информацион технологияләр (МТ, инг. information technology, IT) – шул исәптән, исәпләү техникасын кулланып та бирелгән мәгълүматларны барлыкка китерү, саклау, алар белән идарә итү һәм аларны эшкәртү технологиясенә караган дисциплиналар һәм тармакларның киң сыйныфы. Соңгы вакытта мәгълүмат технологияләр атамасы астында санак технологияләрен аңлыйлар. Хосусый очракта, МТ санакларны һәм программ тәэминатын мәгълүматны барлыкка китерү, саклау, эшкәртү, тапшыруга һәм алуга чикләү белән эш итәләр. Санак техникасы һәм программалау буенча белгечләрне еш МТ-белгечләр дип атыйлар.

ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән билгеләмә буенча, МТ – ул мәгълүматны эшкәртү һәм кабул итү белән мәшгуль кешеләр хезмәтенең эффектив оештыру ысулларын; исәпләү техникасын һәм кешеләр һәм сәнәгать җиһазлары белән үзара хезмәттәшлекне, аларның гамәли кулланышларын, һәм шуңа бәйле иҗтимагый, икътисади һәм мәдәният проблемаларын өйрәнүче үзара бәйле фәнни, технологик һәм инженер дисциплиналар комплексы. Мәгълүмат технологияләре үзләре катлаулы әзерлек, зур башлангыч сарыф итүләр һәм фәнни-сыйдырышлыклы техника таләп итәләр. Аларны эшкә кертү математик тәэмин ителеш, модельләр төзү, ара бирелгән мәгълүматлар һәм чишелешләр өчен мәгълүмат сакланышларын формалаштырудан башланырга тиеш.

Хәзерге МТ-нең төп үзлекләре:

  • Алгоритмнарның бирелгән мәгълүматлар белән санлы алмашу стандартларының структураланган булуы;
  • Санак саклавын киң куллану һәм мәгълүматны кирәк булган шәкелдә чагылдыру;
  • Мәгълүматны санлы технологияләр ярдәмендә чиксез диярлек араларга тапшыру;

Мәгълүмат технологияләре дисциплинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң мәгънәсендә МТ мәгълүматны барлыкка китерү, тапшыру, саклау һәм сиземләүнең барлык тармакларын һәм санак технологияләрен генә түгел үз эченә ала. Шул ук вакытта МТ-ен еш кына санак технологияләре белән ассоциацияләштерәләр, һәм бу очраклы түгел: санакларның пәйда булуы МТ-ен яңа дәрәҗәгә чыгарды. Кайчандыр телевидение, ә тагын да элегрәк китап басу эше кебек.

Мәгълүмат технологияләре тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгълүмат технлогияләре тармагы мәгълүмат системаларын барлыкка китерү, үстерү һәм эксплутациясе белән мәшгуль. Мәгълүмат технологияләр максат итеп санак белеме һәм башка югары технологияләр, иң яңа хәбәрләшмә ысулларында, программ тәэминаты һәм гамәли тәҗрибә тармагындагы иң яңа ирешүләргә нигезләнеп һәм рациональ рәвештә кулланып кеше тормышының һәм хәзерге җәмгыятьнең бөтен даирәләрендә вакыт сарыф итүне, хезмәт, энергия һәм материаль ресурсларның экономиясе өчен эффектив мәгълүмат процессы буенча мәсьәләләр чишү тора. Мәгълүмат технологияләре хезмәт итү, идарә тармагы, сәнәгать җитештерүе, иҗтимагый процесслар белән хезмәттәшлек итәләр һәм еш аларның өлеше булып тора. Информационные процессы в различных сферах деятельности // Сайт о коммуникативных процессах 2014 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.

Челтәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чыбыклы телефон сызыгы;
  • Киң тасмалы тоташтыру;
  • Кәрәзле телефония;
  • Йорт челтәрләре (Wi-Fi маршрутизатор)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсеш башы – 1960-ынчы еллардан башлап, беренче мәгълүмат системалары (МС) барлыкка килү һәм үсеше белән. Инфраструктурага һәм Интернет сервисларына инвестицияләр 1990-ынчы еллар ахырында МТ тармагының гөрләп үсешенә китергәннәр.

Технологик потенциал һәм үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гильберт һәм Лопес технологик прогрессның экспоненциаль үсешен билгеләп үтәләр (үз шәкелендә Мур кануны) 1986-нчы һәм 2007-нче еллар арасында һәр 14 ай саен кеше башына мәгълүмат эшкәртү өчен барлык машиналарның шартлы егәрлегенең ике мәртәбә артуы буларак; кеше башына хәбәрләшмә мөмкинчелекләрнең глобаль потенциалы һәр 34 ай саен икеләтә арта; кеше башына кертелгән мәгълүматның микъдары һәр 40 ай саен (ягъни һәр өч ел саен) икеләтә арта, ә кеше башына мәгълүмат трансляциясе якынча һәр 12,3 ел саен икеләтә арту тенденциясенә ия. «The World’s Technological Capacity to Store, Communicate, and Compute Information».

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]