Мөнир Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнир Хәйруллин latin yazuında])
Мөнир Хәйруллин
Туган телдә исем Мөнир Галимулла улы Хәйруллин
Туган 24 сентябрь 1936(1936-09-24) (87 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре архитектор
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР атказанган архитекторы (1986)

Мөнир Хәйруллин, Мөнир Галимулла улы Хәйруллин (рус. Хайруллин Мунир Галимуллович) — корымчы (архитектор). Татарстан АССР атказанган архитекторы (1986).

1936 елның 24 сентябрендә туган. 1965 елда Свердлауда Урал политехника институтын бетерә.[1] Казан циркы бинасы эскизы авторы.[2] Хәйруллин проектлары нигезендә Актер йорты (1967―1968, В. А. Петров, Алексей Спориус белән берлектә), «Татарстан» кунакханәсе бинасы (1970, Мөнир Агишев белән берлектә), Казан яшьләр үзәге бинасы (1971―1977) төзелә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]